Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама шәһәре һәм районының хөрмәтле пассажирлары!

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы Федераль законда билгеләнгәнчә, муниципаль районда пассажирларга хезмәт күрсәтү белән бәйле мәсьәләләрне чишү җирле хакимияткә йөкләнгән. 2005 елгы «льготаларны монетизацияләү»дән башлап, менә инде 6 ел буена дүрт муниципаль маршрут (Елантау, Колмакчы, Иске Чишмә, Благодатная) буенча халыкка хезмәт күрсәтү бары тик безнең автотранспорт предприятиесенең...

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы Федераль законда билгеләнгәнчә, муниципаль районда пассажирларга хезмәт күрсәтү белән бәйле мәсьәләләрне чишү җирле хакимияткә йөкләнгән.

2005 елгы «льготаларны монетизацияләү»дән башлап, менә инде 6 ел буена дүрт муниципаль маршрут (Елантау, Колмакчы, Иске Чишмә, Благодатная) буенча халыкка хезмәт күрсәтү бары тик безнең автотранспорт предприятиесенең үз хисабына башкарылды.

Бүгенге көнгә бу маршрутларны саклап калу өчен күп акча, көч сарыф ителде, предприятие резервы тотылып бетте. Бу хакта республика хакимиятенә дә, җирле властька да бер мәртәбә генә мөрәҗәгать ителмәде, әмма алар әлеге проблеманы игътибарсыз калдыра бирәләр.

Мондый шартларда, алга таба җәмәгать файдалануындагы автотранспортны эксплуатацияләү мөмкин булмаячак. Ник дигәндә, автобуслар бик нык тузган, хезмәт хакы түбән булганлыктан, автобус йөртүчеләр җитми. Шуңа күрә без алда әйтеп үтелгән маршрутларга чыккан автобусларның эшен туктатырга мәҗбүрбез. Аңлагыз, бу бары тик чарасызлыктан эшләнә. Әлбәттә, беренче чиратта өлкәннәргә авырга туры киләчәк - шунысы күңелне тырный.

Безнең автопредприятиенең монда бернинди гаебе дә юклыгын дөрес аңлавыгызны үтенәм. Властьлар әлеге проблеманың икътисади ягын хәл итүгә, бу дүрт маршрутта да автобусларны кабаттан йөртә башлаячакбыз.

Ихтирам белән,

Ә.ГАЛИӘХМӘТОВ,

1нче ПАТПның генераль директоры.

Бүген илебезнең транспорт тармагы авыр вакытлар кичерә. Россия пассажир транспорт дучар булган проблемалар безнең Түбән Кама транспорт предприятиеләренә дә ят түгел. Әлбәттә, бу финанс кыенлыклары хәзер генә барлыкка килмәде, әмма моңарчы транспортта эшләүчеләр бу проблемаларны чишү юлларын табалар иде. Еш кына транспорт предприятиеләре җитәкчеләре безне: «Финанс хәлебез авыр булуга карамастан, бер маршрут та бетерелмәде», - дип тынычландыра килделәр. Кызганыч, әмма бүген хәл, тагын да катлауланды. Түбән Кама муниципаль районының иң ерак урнашкан авылларына (болар - Благодатная, Колмакчы, Елантау һәм Иске Чишмә) булган маршрутларда апрельдә үк автобуслар йөрүе туктатылырга мөмкин. Райондагы ул авыллар Түбән Камадан 50 километрдан ераграк арада урнашкан. 50 километрлы зонада шәһәр яны маршрутлары йөреп тора. Ә менә югарыда санап үтелгән дүрт маршрут ул зонага керми, шуңа күрә район эчендәге шәһара маршрут статусын йөртә һәм аларда 1нче ПАТП автобуслары хезмәт күрсәтә. Бу исә предприятиенең кесәсенә нык суга.

Билгеле булганча, Татарстанда мондый төр пассажир маршрутларына транспорт хезмәте күрсәтү үзкыйммәттән кимрәк булган көйләүле тарифлар буенча алып барыла. Алар исә республиканың тарифлар буенча комитеты тарафыннан билгеләнә. Бу очракта пассажирлар ташу белән бәйле чыгымнарның җирле бюджеттан капланырга тиешлеге Татарстан Республикасы законында (№ 70-3РТ) акка кара белән язылган. Транспортта эшләүчеләр дә, вакытлы матбугат та бу теманы беренче ел гына күтәреп чыкмый, шулай да, 1нче ПАТП җитәкчелегенә республика хакимиятенә һәм җирле властьларга күп мәртәбәләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килсә дә, хәл яхшы якка үзгәрми.

Болар барысы да предприятиегә зур зыян сала. Мәсәлән, 2008 елдан алып 2011 елгача шәһәр янындагы маршрутларда пассажирлар йөртүдән барлыкка килгән (монда бердәм социаль юл билеты буенча йөрүче льготалы категорияләр дә керә) һәм 1нче ПАТПга кайтарылмаган чыгымнар 33 миллион сум тәшкил итә. Ә әлеге дүрт шәһәрара маршрут өчен бу сумма 23 миллион сумга җитә. Димәк, дүрт ел эчендә предприятие 55 миллион сумнан артык акча югалткан булып чыга. Мондый күрсәткечләр белән ничек яхшы эшләмәк кирәк?

Бу саннар һәм төпле дәлилләр 1нче ПАТПның генераль директоры Әгътәс Галиәхмәтовның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә язылган хатында да китерелә. Тик, һәрвакыттагыча, Дәүләт Советының гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү бүлегенең җавабы кыска булды: янәсе, әлеге мәсьәлә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм, шулай ук, Түбән Кама муниципаль районы җитәкчелеге тарафыннан хәл ителергә тиеш. Әмма без беләбез - алар тарафыннан гына бу проблема берничек тә хәл ителә алмый.

Сәер, әмма, республиканың финанс министрлыгы җирле бюджетка транспорт чыгымнарын каплап барырга рөхсәт бирми, республика хөкүмәте исә зыянны тулысынча компенсацияләүдән баш тарта. Соңгылары махсус законнарны дәлил итеп күрсәтә: янәсе, бу чыгымнарны җирле бюджет капларга тиеш.

Өстәвенә, шушы дүрт маршрутның төрен билгели алмый маташалар. Мәсәлән, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 2005 елның 8 мае белән тамгаланган 45нче боерыгына нигезләнеп, аларны районара (муниципальара) маршрутларга кертә. Шулай итеп, җаваплылыктан читтә калырга омтыла. Әмма 70нче закон муниципаль район чикләрендә башланып төгәлләнгән маршрутларны муниципаль маршрут буларак билгели. Министрлык боерыгы исә бары тик районара, шәһара, шәһәр яны пассажир транспорт маршрутлар челтәрен беркетә, әмма муниципаль һәм муниципаль ара маршрутларны аермый. Димәк, бу маршрутларга заказ бирүче ролендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты үзе була.

Февральдә Благодатная, Елантау, Колмакчы һәм Иске Чишмә маршрутлары язмышын хәл итү даими комиссияләр утырышында каралды. Анда Түбән Кама шәһәр советының шәһәр инфраструктурасын үстерү; Түбән Кама муниципаль район Советының төзелеш, җир төзелеше, торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт буенча комиссияләре катнашты. Утырышта кабул ителгән карарда түбәндәге юллар бар: «Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан «Татарстан Республикасында айлык социаль юл билеты һәм балалар өчен бердәм айлык социаль юл билеты бирү тәртибе»нә үзгәрешләр кертү инициативасын күтәреп чыгарга тәкъдим ясау (ягъни шәһәр яны транспортында гына түгел, бәлки шәһәрара транспортта - бер административ район чикләрендәге авыл җирлегендә). Бу мәсьәлә хәл ителгәнче, Благодатная, Колмакчы, Елантау һәм Иске Чишмә авылларына баручы район эчендәге шәһара маршрутлар аерым муниципаль кантракт буенча гамәлгә ашырырга. Түбән Кама шәһәр советының шәһәр инфраструктурасын үстерү буенча комиссиясе рәисе Василий Филиппов әйтүенчә, җирле бюджетның чыгымнарга кагылышлы өлешенә халыкка транспорт хезмәте күрсәтүгә багышланган статья да кертелергә тиеш.

Әйтергә кирәк, муниципаль контракт хәзергә кадәр әзеләнелмәгән һәм имзалар куелмаган. Март башында 1нче ПАТП генераль директоры Әгътас Галиәхмәтов Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Камалетдиновка хат җибәрде. Анда ул, 2012 елда «Түбән Кама - Елантау», «Түбән Кама - Колмакчы», «Түбән Кама - Иске Чишмә», «Түбән Кама - Благодатная» маршрутлары буенча халыкка транспорт хезмәте күрсәтүгә муниципаль заказ килмәгән очракта, 2 апрельдән әлеге маршрутлар буенча бер автобус та чыгармаска мәҗбүр булачаклары турында хәбәр итә. Сәбәбе билгеле - предприятие бу маршрутларны экономик яктан тарта алмый.

Автобуслар йөрүдән туктаса, әлеге авылларда яшәүчеләр Түбән Камага ничек килеп йөрер - бер Аллага гына билгеле белә...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев