Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама үсә, яңара

Түбән Кама шәһәре баш архитекторы Фирдәвис Ханов шәһәрдәге төзелешләр хакында сорауларыбызга җавап бирде: - Шәһәрнең генераль планы буенча 15 микрорайонда ниләр каралган. Шинниклар, Вахитов, Менделеев урамнарында нәрсәләр төзеләчәк? - 15 микрорайон шәһәрнең үзәк районнарының берсе булганга, бу районда төзеләчәк һәр объект архитектура нормаларына туры килергә һәм шәһәребезнең йөзе булырга тиеш....

 

Түбән Кама шәһәре баш архитекторы Фирдәвис Ханов шәһәрдәге төзелешләр хакында сорауларыбызга җавап бирде:

- Шәһәрнең генераль планы буенча 15 микрорайонда ниләр каралган. Шинниклар, Вахитов, Менделеев урамнарында нәрсәләр төзеләчәк?
- 15 микрорайон шәһәрнең үзәк районнарының берсе булганга, бу районда төзеләчәк һәр объект архитектура нормаларына туры килергә һәм шәһәребезнең йөзе булырга тиеш. Мәскәүнең "Гипрогор" һәм Казанның "Татинвестгражданпроект" институты тарафыннан әзерләнгән планга архитектура һәм төзелеш идарәсе белгечләре керткән үзгәрешләр белән берничә вариант әзерләнде. Озакламый бу микрорайонда "Дом правосудия" төзеләчәк, шәһәр администрациясе өчен дә җир бүлеп бирелгән. Вахитов һәм Химиклар урамнары кисешкән урында ресторан, кунакханә белән күпкатлы бина төзү каралган. Шинниклар урамы буенча беренче катларында офислар, кибетләр булган кирпечтән берничә өй салыначак. Ул өйләрнең үзләренә машина кую урыннары, балалар мәйданчыклары булачак. Шинниклар урамы белән Менделеев урамы кисешкән чатта да берничә социаль объект төзү планлаштырыла. Менделев урамында да күпквартирлы йортлар салыначак. Мондый йортларның күбесенең беренче каты офислар, кибетләр өчен файдаланыла. Шулай ук 15нче микрорайонда мәктәп һәм балалар бакчасы төзү дә каралган.
- Тынычлык урамы буенча трамвай җибәрү турында күп сөйләнде, күп язылды. Трамвай урынына троллейбус җибәрү отышлырак түгелме?
- Дөрестән дә, баштарак троллейбус җибәрү турында сүз булган иде. Троллейбус өчен махсус юл, автобус тукталышлары кирәк түгел, ул - экологик яктан чиста транспорт. Юл бәясе дә чагышырмача арзан. Барысын да уйлап исәпләгәч, троллейбустан баш тартырга туры килде. Чөнки, беренчедән, троллейбус линиясе юлны тарайта. Шул сәбәпле юлларда бөкеләр күбәю куркынычы арта. Юллардагы машиналар санының елдан-ел күбәюен исәпкә алсак - бу иң төп каршылык. Икенчедән, бу төр транспортны эксплуатацияләү өчен ремонт базасы, аерым депо һ.б. кирәк .
Өченчедән, аерым контакт линияләре төзергә кирәк булачак. Шулай барысын да уйлап, исәпләгәч, трамвай отышлырак дигән нәтиҗә ясалды. Ул Төзүчеләр урамыннан Тынычлык урамына тоташып китәчәк.
- Трамвай юлы Тынычлык урамының кайсы ягыннан үтәчәк?
- Трамвай юлын салу буенча да төрле вариантлар каралды: "Шатлык" сәүдә үзәге ягыннан яки уртадан үтәргә тиеш. Тик, финанс мәсьәләләре хәл ителгәч кенә, ахыргы нәтиҗә ясалачак.
- Бакый Урманче урамында төзелә торган бинаны эшмәкәр Рафис Мостафинныкы диделәр. Ул анда нәрсә төзергә җыена икән?
- Элемтә йорты каршындагы җир кишәрлегендә эшмәкәр Рафис Мустафин 5 этажлы офис һәм сәүдә үзәге төзи.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев