Түбән Кама районында үз эшләрен башлаучы фермерлар 5 миллион сумга кадәр грант алырга мөмкин
ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурска документлар кабул итә башлаган.
Төп шарт итеп кимендә ике ел крестьян яки фермерлык хуҗалык булу тора. Грантның иң зур күләме 5 миллион сум тәшкил итә. Акчаны сөт фермалары, теплицалар, яшелчәне саклау складларын төзүгә; эре мөгезле терлек ашатуга; сарыклар, кәҗәләр, кош, ат, балык фермалары үрчетүгә тотарга мөмкин.
Гаризалар һәм документлар конвертларга салынган килеш авыл хуҗалыгы идарәләрендә 19 майга кадәр кабул ителә.
Сорауларны 8(843)221-76-85 номерына шалтыратып биреп була.
Тулырак мәгълүмат шулай ук министрлык сайтында да урнаштырылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев