Түбән Кама муниципаль районында кыргый балтырганны (борщевик) юк итүгә 260 мең сум акча тотылачак
Бу агулы үсемлек кеше сәламәтлегенә һәм авыл хуҗалыгына зыян китерергә мөмкин.
Аның согы көчле тән пешүе китереп чыгара. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталына куелып, эшне башкаручы ачыкланган. Бу зарарлы чүп үләнен юк итү быелның апрель-май һәм сентябрь-октябрь айларында башкарылачак. Балтырганның аеруча күп үскән урыннары: шәһәр зиратыннан ерак түгел, Олы һәм Түбән Афанас, Ширәмәт, Макаровка авылларында үләнне глифосат төркеменә караган гербицидлар белән эшкәртәчәкләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев