Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама Җәмигъ мәчетедә нәни түбәнкамалылар Мөхәммәд пәйгамбәр тормышы турында белемнәрен күрсәттеләр

Чарада 60тан артык бала катнашты. Сынауга алар җаваплы карыйлар. Бәйгечеләргә ата-аналары да көч биреп тора. Әлеге бәйге мәүлид ае уңаеннан уздырылды. Катнашучылар арасында 46 ир һәм 15 кыз бала. Чара имтихан формасында барды. Балалар билетлар алып, андагы сорауларга телдән җавап бирергә тиеш. Җавапны тәфсилләп бирергә кирәк, фән буенча гыйлемең никадәр...

Чарада 60тан артык бала катнашты. Сынауга алар җаваплы карыйлар. Бәйгечеләргә ата-аналары да көч биреп тора.

Әлеге бәйге мәүлид ае уңаеннан уздырылды. Катнашучылар арасында 46 ир һәм 15 кыз бала. Чара имтихан формасында барды. Балалар билетлар алып, андагы сорауларга телдән җавап бирергә тиеш.

Җавапны тәфсилләп бирергә кирәк, фән буенча гыйлемең никадәр тирән, шул кадәр әйбәт. Дөрес җавап өчен баллар бирелде. Нәтиҗә дә алар күләме буенча чыгарылды. Шулай да, чара имтихан тотуга гына кайтып калмый, аның максаты - балаларны ислам диненә, аның нигезләрен өйрәнүгә җәлеп итү.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды, башка катнашучылар да буш кул белән кайтып китмәделәр.

Чара тәмамлангач, барлык катнашучылар һәм кунаклар табын янында әңгәмә корды. Алар өчен пылау, һәм тәм-томнар белән чәй мәҗлесе оештырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Түбән Кама Җәмигъ мәчетедә нәни түбәнкамалылар Мөхәммәд пәйгамбәр тормышы турында белемнәрен күрсәттеләр

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев