Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама хакимияте вәкилләре шәһәр хуҗалыгына системалы инвентаризация үткәрә

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин «ВКонтакте»дагы шәхси битендә хәбәр итә.

15 июнь эчендә хакимият вәкилләре шәhәрдә ике тапкыр йөреп чыгарга өлгергән. Иртән Вахитов һәм Химиклар проспектлары буйлап, ә көндез Бакый Урманче урамы һәм Тынычлык проспекты буенча узганнар.

Башкарма комитеты җитәкчесе сүзләренчә, чүп савытлары нинди урыннарда тора һәм алардан файдалану уңайлымы, һәр агачны карау өчен җаваплы кеше, кече архитектура формалары дөресме һәм тиешле дәрәҗәдә куеламы-юкмы – барысына да игътибар ителә.

 “Шәһәр кыяфәтендә вак-төякләр булмый! Ике атна эчендә барлык урамнардан узачакбыз. Бу эшнең нәтиҗәсе - урамнар һәм проспектлар төзекләндерү эшен бердәм стандартка китерү”, - дип белдергән Рамил Муллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев