Түбән Кама фатирларында җылылык 6 майдан сүндерелә башлаячак
Түбән Камада җылыту сезоны тәмамлана.
Бүгенге көннән Түбән Кама коммуналь хезмәтләре күп фатирлы йортларны җылылык белән тәэмин итү системасыннан өзә башлаячак.
Җылыту сезоны тәмамлану җылы һава торышы белән бәйле.
Исегезгә төшерәбез, нормативлар буенча, бер атна дәвамында термометр баганалары 8 градустан да ким булмаган җылылык күрсәтсә, җылылык белән тәэмин итү системасы туктатыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев