Түбән Кама базарларында һәм кибетләрендә азык-төлеккә бәяләр кискен күтәрелде
Азык-төлеккә бәяләр күз алдында үсә: яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалар берничә тапкыр кыйммәтрәк.
Базарда иң йөрешле товарлар – кыяр һәм помидор бәяләре рекорд куя. Алар 30-40 сумга кыйммәтләнде. Суганга да моңарчы күрелмәгән бәя үсүе теркәлгән. Атна башында аны - 30 сум, ә чәршәмбе көнне исә килограммын 50 сумнан сатканнар.
Сарымсак, лимон, чикләвек һәм имбирь бәяләре арта бара. Ә аңа карамый кешеләр бу файдалы продуктларны күпләп сатып алуларын дәвам итә.
Табиблар имбир тамырын иммун системасын ныгытырга мөмкин дип ышандыра, тик ул коронавируска каршы бернинди суперсәләтләргә дә ия түгел.
Азык - төлеккә бәяләр артуы базарларда гына түгел, кибетләрдә дә күзәтелә. Ит, ярмалар һәм йомырка кыйммәтләнде.
Азык-төлеккә бәяләрнең нигезсез артуын махсус штаб күзәтеп тора. Ул көндәлек мониторинг алып бара. Әгәр сездә сораулар бар икән, кайнар линиягә шалтыратыгыз. Аның номеры: 8 (8555) 43-24-92.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев