Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Татфондбанк»та акчагыз булса...

Кичәге көннән, ягъни 26 декабрьдән, «Татфондбанк»та акчасы булган кешеләргә (физик затлар) һәм, шулай ук, шәхси эшмәкәрләр «Сбербанк»ка мөрәҗәгать итә алалар. «Сбербанк» аларга, тулаем алганда, акчаларының 1 миллион 400 сумын бирәчәк. 8-800-555-55-50 номеры белән, «Сбербанк»ның «кайнар линия» телефонына шалтыраткач, шул хакта әйттеләр. Әгәр дә Татфондбанк»та кертеме (вклад) 1,4 млн сумнан күбрәк...

Кичәге көннән, ягъни 26 декабрьдән, «Татфондбанк»та акчасы булган кешеләргә (физик затлар) һәм, шулай ук, шәхси эшмәкәрләр «Сбербанк»ка мөрәҗәгать итә алалар. «Сбербанк» аларга, тулаем алганда, акчаларының 1 миллион 400 сумын бирәчәк.
8-800-555-55-50 номеры белән, «Сбербанк»ның «кайнар линия» телефонына шалтыраткач, шул хакта әйттеләр. Әгәр дә Татфондбанк»та кертеме (вклад) 1,4 млн сумнан күбрәк икән, ул чагында, 8-800-200-08-05 номеры белән, телефоннан иминият түләве агентлыгына (агентство страховых выплат) мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар.
«Татфондбанк»ның клиентларына акча быел әле декабрьнең 26сыннан алып өч көн дәвамында биреләчәк. Гомумән алганда, «Татфондбанк»ның югарыда телгә алынган клиентларына «Сбербанк» ул кертемнәрне 2017 елның 15 мартына кадәр бирергә ниятли. Белгечләр әйтүенчә, бу срокның тагын да озайтылуы мөмкин.
«Татфондбанк»ның финанс хәле начарлануга «Пересвет» банкының эшчәнлеге туктатылу да сәбәп булган, диләр. Бу банк «Пересвет» облигацияләренең 5 млрд сумына хуҗа булган. 1 ноябрьдә «Татфондбанк»ка халык үзенең 76 млрд сум акчасын салган булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев