Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Татарстанда грипптан үлү очрагы теркәлгән

Яр Чаллыда яшь ярымлык баланың гомерен саклап кала алмыйлар. Республика сәламәтлек саклау министыры хәбәр итүкенчә, декабрь уртасыннан хәзерге көнгә кадәр гриппның 242 очрагы теркәлгән. Декабрь уртасыннан алып бүгенге көнгә кадәр Татарстанда 242 гонконг гриппы очрагы теркәлгән. Бу көннәрдә Яр Чаллыда яшь ярымлык бала һәлак була. А гриппы сирәк очракта кискенләшә,...

Яр Чаллыда яшь ярымлык баланың гомерен саклап кала алмыйлар. Республика сәламәтлек саклау министыры хәбәр итүкенчә, декабрь уртасыннан хәзерге көнгә кадәр гриппның 242 очрагы теркәлгән.

Декабрь уртасыннан алып бүгенге көнгә кадәр Татарстанда 242 гонконг гриппы очрагы теркәлгән. Бу көннәрдә Яр Чаллыда яшь ярымлык бала һәлак була. А гриппы сирәк очракта кискенләшә, әмма табиблар фикеренчә, бу юлы хәлиткеч рольне иярүче авырулар уйнаган. Балага прививка ясатылмаган булган. Түбән Камада грипп авыруы әлегә теркәлмәгән.

Соңгы атна эчендә Түбән Камада 1639 кискен респиратор йогышлы инфекция очрагы теркәлгән, шуларның 717се - балалар. Шулай да, авыручылар саны февраль башында артырга мөмкин. Мартта исә кими башлаячак. Эпидемия бусагасы үтелмәгән. Табиблар әйтүенчә, моңа вакцинация йогынты ясаган. Кампания вакытында түбәнкамалыларның 45 процентына гриппка каршы прививка ясалган.

Грипп авыруын җиңел кабул итәргә ярамый. Инкубация вакытты берничә сәгатьтән 2 тәүлеккә кадәр вакытны ала. Авыру кискен башлана. Нәтиҗәдә башка авырулар да килеп чыгарга мөмкин: мисал өчен, пневмания, отит, менингит, миокардит. Грипп авыруыннан үлем очраклары еш кына ике яшьтән кечкенә сабыйларда һәм 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Татарстанда грипптан үлү очрагы теркәлгән

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X