Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

ТАССР оешу турында декрет кабул ителгән көндә туу таныклыгы бирү тантанасы узды

Түбән Кама ГХАТ идарәсе вәкилләре Сафиннар гаиләсендә туган игезәкләргә таныклыклар тапшырды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Идарә башлыгы Бэлла Махотина Илнар һәм Марияне Әмир һәм Амелия исемле балалары туу белән котлады, туу турында таныклыклар һәм яңа туган балаларның истәлек метрикәләрен тапшырды.

Котлауга Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Бәдретдинов та кушылды, ул гаиләгә «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлек медален һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшиннан юбилей сертификаты тапшырды.

Фото e-nkama.ru сайтыннан.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев