Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Шәһәр һәм без

«Ташландык бакчалар кими»

Түбән Кама бакчачылар ширкәте ассоциациясе рәисе Илһам БУЛАТОВ белән әңгәмә.

Быел яз иртә килде. Тынгысыз шәһәрдәшләр, рәсми рәвештә бакча сезоны ачылганны да көтмичә, бакчаларында эш башлады. Язның шулай иртә килүе бакча эшләренә йогынты ясамый калмас, әлбәттә. Шуның өстенә, быел бакчачыларга кагылган законнарда үзгәрешләр булуы турында да күп сүзләр йөри. Гомумән, аларның кайсылары Түбән Кама бакчачыларына кагылыр? Әнә шулар хакында Түбән Кама бакчачылар ширкәте ассоциациясе рәисе Илһам БУЛАТОВ белән әңгәмә кордык.

— Илһам Илдарович, быел ташландык бакчалар турында сүз күп куерды. Ул законнар түбәнкамалыларга да кагылачакмы? Андый бакчалар бездә дә бармы? 
— Әйе, шундый заманнар булды: моннан дистә еллар элек, төрле сәбәпләр белән, шәһәрдәшләребез бакчаларын ташлый башлаганнар иде. Соңгы елларда андый бакчаларның азаюы сизелә. Хәзер барлык бакчачылык ширкәтләрендә ут кергәч, су буенча да проблемалар хәл ителгәч, бакчачылар үзләренең ташландык бакчаларына кабат кайта башладылар. Хуҗалары вафат булган кайбер ташландык бакчаларны аларның мирасчылары үзләренә рәсмиләштерергә тырыша. Бүгенге көндә җирнең бәясе арта бара, кайбер бакчачылык ширкәтләрендә газ кертә башладык, кешеләр ел әйләнәсендә яшәп булырлык йортлар сала, закон буенча пропискага керә алалар. Менә шул уңайлыклар тудырылу сәбәпле, ташландык бакчалар көннән-көн кими бара. Тагын шуны да әйтәсем килә: 1 марттан, хуҗасы тарафыннан каралмаган ташландык бакчаларны бүтән кешегә алып бирү турында да сүз бара. Дөрес, бу мәсьәлә әле һәрьяклы җитди тикшерүне сорый. 

— Сез, газ кертелә башлады, дидегез. Ул кайсы ширкәтләргә кертеләчәк һәм кертү түләүле булачакмы? 
— «Мичуринец»ка программа буенча участокларга кадәр — бушлай, өйгә кертү түләүле була. Тик ул "Росреестр«да теркәлгән һәм яшәргә яраклы булырга тиеш. 

— Бакчаларда тагын шундый хәл күзәтелә, кайберәүләр койманы шактыйга урамга чыгарып коралар. Шул сәбәпле, урамнар тарая...
— Әйе, коймаларны урамга чыгаручылар очрый, шулар аркасында урамнарына ут кертә алмыйлар, андый участокларга газ да кертелмәячәк. Кызганыч, бары тик үзләре турында гына кайгыртучылар бар шул әле.

— Тагын бер сорау: кайбер бакчачыларның агачлары койманың урам ягына чыгып үсә. Ул инде машиналар белән узарга комачаулый...
— Бу проблема ел саен җыелышларда күтәрелә. Тик гомуми кагыйдәләргә бармак аша караучы бакчачылар җәмәгатьчелек фикеренә колак салмый. Андыйлар күршеләре белән дә гел низагка килә. Дөрес, закон буенча аларга штраф салып була, тик шәһәрдәшләр белән сүзгә килеп судлашып йөрисе килми. Суд юлларында үткәрәсе вакытны башка мөһим мәсьәләләргә сарыф итәсе килә. Яз җитүгә су һәм ут бирергә кирәк, чүпчар чыгару мәсьәләләрен хәл итәсе бар. Әле генә бакча сезоны башланды дисең, көз дә килеп җитә. 

— Ут белән суны быел кайчанрак бирергә исәплисез?
— Күргәнегезчә, яз иртә килде. Бакчачыларның мондый кояшлы көннәрдә шәһәрдәге өйләрендә утырасылары килми. Без «Теплоэнергострой»да утны 31 марттан бирдек, 1 апрельдән үзебез килешү буенча атнага 3 мәртәбә — дүшәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә бакчачылар соравы буенча автобус йөртә башладык. Бу автобус инде шәһәр рейслары йөри башлаганчы булачак. 

— Бу сезонга башкарыласы эшләрегез белән дә уртаклашсагыз иде... 
— Быел бакчачылык ширкәтләре күлләрдән һәм Кама елгасыннан су суыртыр өчен Экология министрлыгы белән килешүләр төзергә тиеш. Чөнки бакчаларга күлләрдән су күп суыртыла һәм шуның белән әйләнә-тирәлеккә күпмедер зыян салына. Кабат күлләрдәге суны күтәртер өчен «Сибур» Камадан су кудыра. Әлбәттә, бу өстәмә чыгымнар таләп итә. Безнең «Теплоэнергострой» ширкәте андый килешүне төзеде инде. Бу эшне барлык бакчачылык ширкәтләре дә эшләргә тиеш. 

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт сезгә! Авыр һәм четерекле эшегездә уңышлар теләп калабыз.

И. Булатов (уртада), автобуска утырту мәйданчыгында, быел беренче тапкыр бакчаларына баручы «Корабельная роща» бакчачылары арасында. / Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев