Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Танылган якташыбызны хөрмәтләделәр

Татар халкының мәшһүр улы, дәүләт эшлеклесе, халык шагыйре, якташыбыз Разил Вәлиевнең 75 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан, Казан шәһәренең Г.Камал театрында зур бәйрәм кичәсе булды.

Аны хөрмәт итеп килгән кешеләр белән зал шыгрым тулы иде. Сәхнәдән күренекле язучылар, сәясәтчеләр, танылган иҗат кешеләре чыгыш ясады.

Әлеге кичәгә Түбән Камадан да бер төркем делегация барды. Шагыйрьне, якташлары исеменнән, Түбән Кама районы башлыгы һәм мэры Рамил Муллин котлады.

Авылдашы, сыйныфташы, партадашы, якын дусты шулай ук танылган шәхес Алмаз Хәмзин белән бергә Разил абый үзе дә, баянга кушылып, бик матур җыр башкарды.

Үз чиратында, милләтенә, укучыларына, тамашачыларына булган хөрмәтен, яратуын, рәхмәт сүзләрен Разил Вәлиев шигырьләре аша җиткерде.

Күренекле якташыбыз Разил Исмәгыйль улына нык сәламәтлек, зур иҗат уңышлары телибез!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев