Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тагын медаль алган

«Нефтехимик» спорт клубы вәкиле Алия Ихсанова Бөтенроссия ярышларында чаңгычылар арасында бронза медаленә лаек булган.

Вершина Тёи бистәсендә (Хакасия республикасы) узган «Хакасия Кубогы»нда Россиянең 30лап өлкәсеннән 450 спортсмен катнашкан. 10 километрлы дистанциядә Классик стиль белән ярышта Татарстан чаңгычылары арасында Алиягә тиңнәр булмаган.
Ярты ел элек Алиянең икенче баласы туган. Бер ай узгач, спортчы ярышларга әзерләнә башлаган. Алия Ихсанова – 2011 елның Бөтендөнья Универсиадасында ике алтын һәм ике көмеш медальгә, 2013 елгы дөнья чемпионаты эстафетасында бронза медаленә лаек булган иде.

Фото А. Ихсанованың архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев