Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тагын бер ял итү урыны

Озакламый Түбән Камада яңа парк барлыкка килергә мөмкин. Монысы «Үзәк базар» каршындагы «Дан» сәүдә үзәге артында булыр дип планлаштырыла.

Әйе, шәһәрнең бу почмагында берничә америка чаганы үсеп утырган урын бар шул. Әлегә парк дип атасаң, хәтере калыр. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин үзенең Инстаграмм битендә биредә 2024 елга кадәр бөек рус шагыйре Александр Пушкинга багышланган сквер булу мөмкинлеге турында әйткән.
Андый урыннар санап китсәң, байтак әле ул Түбән Камада. Әйтик, 6 нчы мәктәп белән Корабельная урамына кадәр ара. Монда да инде кайчандыр утыртылган агачлар картайган, юллары тузган. «Аркада» сәүдә үзәге арты, 8 нче мәктәп каршында да шушындый ук хәл күзәтелә.
Шәһәр әле чагыштырмача яшь булса да, беренче төзелгән районнар әкренләп «картая». Кайчандыр матур булып үскән агачлар, хәзер кеше тормышына куркыныч тудыра, җәйгән асфальт искерә. Туберкулез диспансерына бара торган юл да, куркыныч кинолар сюжетын хәтерләтә. Бәлки тора-бара әкренләп шәһәрнең иске районнарындагы башка паркларга да чират җитәр.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X