Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Табигатьне саклаган өчен – бүләкләр

Түбән Камада «ЭкоЯз» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Ул шәһәр җитәкчелеге тәкъдиме белән үткәрелде. Бәйгегә барлыгы 169 гариза кабул ителгән.

Катнашучылар шәһәр урамнарын җыештыру, яңарту, флешмоблар уздыру, төрле сыннар ясау, агач утырту һ.б. турында исәп-хисап җибәрделәр. Жюри әгъзалары иң яхшы мәктәпне, гаиләне, балалар бакчасын, предприятиене һәм мәгълүмат чарасын ачыклады. 
Гомуми приз фонды 150 мең сум тәшкил итә. 5 номинациядә җиңүчеләргә 30 ар мең сум акча тапшырылды. Җиңүчеләр республикакүләм конкурста да катнашачак. 
«Иң яхшы мәгълүмат чарасы. Проектны креатив яктырту»  номинациясендә бүләк НТР медиахолдингының DFM радиосына тапшырылды. Иң яхшы балалар бакчасы дип 24 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе табылды. «ЭкоЯз»да катнашкан мәктәпләр арасында 21 нче мәктәп җиңде. Экология белән бәйле булган барлык конкурсларда катнашучы Әшраповлар гаиләсе бу юлы да сынатмады. Табигатьне саклау буенча фильм төшереп, беренчелеккә ия булды. Предприятиеләргә килгәндә,  «ТГК-16»-Түбән Кама ТЭЦ ына тиңнәр булмады. «Иң яхшы мәгълүмат чарасы» бүләгенә «Эфир-Түбән Кама» телекомпаниясе лаек булды. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев