Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Табибларны зурладылар

Түбән Камада медицина хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм узды. Анда шулай ук «Омтылыш» профессиональ медицина премиясе буенча нәтиҗәләрне игълан иттеләр. Тантанада ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин һ.б. кунаклар катнашты.

Бәйрәм Халык иҗаты йортында узды. Биредә озак еллар дәвамында эшләп, якты дөньядан китеп барган табибларны искә алдылар. 
«Без – бердәм команда, сез исә – кешелеклелек, шәфкатьлелек үрнәге», – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Марат Садыйков. «Бездә сәламәтлек саклау системасы үсеше өчен шартлар яхшы. Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең гомерләре озынаюы моның ачык дәлиле булып тора», – дип дәвам итте Айдар Метшин. 
Соңгы өч ел эчендә генә дә бирегә эшкә 165 яшь белгеч килде. 47 табибка быел арендалы торак биреләчәк. Бәйрәм көнне исә тантаналы рәвештә 16 табибка, фатир ачкычлары тапшырылды. Яңа тораклар үз хуҗаларын көтә. Мондый бәхеткә ирешүчеләрнең берсе – Удмуртиядән килеп, эшкә урнашкан табиб-рентгенолог Александр Абрамов. Үзе әйтүенчә, Түбән Камада эш һәм яшәү шартлары яхшы булганга килгән.  
«Омтылыш» премиясенә килгәндә, «Иң яхшы табиб» номинациясендә  психиатр-нарколог Ирина Жукова җиңүгә лаек  булды. «Иң яхшы урта медицина хезмәткәре», дип тире-венерологик диспансерының физиотерапия бүлегенең шәфкать туташы Галина Тимашева, «иң яхшы кече медицина хезмәткәре», дип перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсенең санитаркасы Татьяна Кадырова табылды.
Моннан кала иң яхшы хезмәткәрләргә ТР министрлар Кабинеты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы бүләкләре тапшырылды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев