Сынатмадылар
Түбән Каманың «Кванториум» технопаркында шөгыльләнүчеләр Мәскәүдә узган «Абилимписк» IV милли чемпионатында җиңү яулап кайткан.
Чемпионатта бары тик көчле ихтыярлы кешеләр генә катнаша ала. Татарстан командасында булган 32 кеше арасында – мәктәп укучылары һәм студентлар. Түбәнкамалылар «Сәнәгать робот техникасы» юнәлешендә уңышка ирешкән. Беренче урында – Данил Хәсәншин, Артем Ивашкин (студент), икенче урында – Анастасия Швецова, Лилия Романюк (студент). Тимур Галанин (студент) дүртенче урынга лаек булган. Студент Роман Бакакин веб-дизайн буенча «бронза»га ия булган. «Кванториум»да робот техникасы белән 7-18 яшьлек 150 кеше шөгыльләнә. Дәресләр бушлай уздырыла, әмма язылу яз айларында ук башлана.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев