Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Шәһәр һәм без

Субай урамы һәм дамбаны ремонтлау, яңа мәктәп, Фиджитал-үзәк: Түбән Кама мэры якын киләчәккә планнары белән уртаклашты

Радмир Илдар улы шәһәрдәге һәм райондагы хәзерге вәзгыять турында җентекле мәгълүмәт бирде.

Ел ахырына якынлашканда, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Радмир Беляев республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашып, йомгаклау матбугат конференциясе уздырды. 

Инде күркәм традициягә әйләнгән конференциянең максаты — гадәттәгечә, ел дәвамында башкарылган эшләргә күзәтү ясау һәм, әлбәттә, якынлашып килүче киләсе елга кайбер планнарны да барлау иде. 

Радмир Илдар улы шәһәрдәге һәм райондагы хәзерге вәзгыять турында җентекле мәгълүмәт бирде, сәнәгать тармагына, шәһәр тормышына, кешеләрнең көнкүрешенә, социаль өлкәгә аерым тукталды.

Очрашу барышында Радмир Беляев җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрендәге аварияләр санының сизелерлек кимүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, торбаларда җитди аварияләр саны 2,5 тапкырга азайган, ә халык мөрәҗәгатьләре биш тапкырга кимегән.

— Без якынча 40 чакрым җылылык һәм кайнар су челтәрләрен алыштырдык. Проблемалар тулысынча юкка чыкмаса да, кешеләрдән кергән шикаятьләр саны биш тапкырга кимеде. «Татэнерго» ярдәмендә заманча авария хезмәтләре эшли, бүгенге көндә хәлләр тотрыклы. Без әзерлек паспорты алдык, — диде шәһәр башлыгы. 

«Водоканал» буенча да эш дәвам итә, инвестиция программасы бар. Салкын су белән тәэмин итү өлкәсендә хәлләр тотрыклы, чөнки предприятие шәхси кулларда. Чистарту корылмалары «СИБУР» компаниясе һәм муниципалитет карамагында, анда да проблемалар күзәтелми. 

Җитәкче сүзләренчә, инженерлык челтәрләрен алыштыру эшләре «Безнең ишегалды» программасы белән бер үк вакытта алып барылган. Нәтиҗәдә, тугыз күпфатирлы йорт яны территориясендә торбалар тулысынча яңартылган. 

Матбугат конференциясендә шәһәрнең 60 еллык юбилеена әзерлек темасы да күтәрелде. Бу уңайдан зур күләмле чаралар планлаштырылган, шәһәрнең беренче төзүчеләренә аерым игътибар күрсәтеләчәк. 

— Без хәзер чаралар планын формалаштырабыз. Иң мөһиме — кыен шартларда шәһәрне төзегән беренче төзүчеләребезне хөрмәтләү. Алар белән бүген дә аралаша алуыбыз зур бәхет, — дип ассызыклады Радмир Беляев. 

Юбилей чаралары август ахыры — сентябрь башына планлаштырылган. Төп күңел ачу урыннарының берсе шәһәрнең Сабантуйлар мәйданы булачак, анда реконструкция эшләре дә каралган. Эре предприятиеләр белән берлектә шәһәр фестивале оештырылачак, ул Россиянең һәм чит илләрнең туристларын җәлеп итәргә тиеш. 

Алдагы планнарда Кама елгасы буйлап «Метеор» тибындагы канатлы судноларда пассажир ташу мөмкинлеге дә карала. Башта маршрут Түбән Кама-Яр Чаллы-Алабуга юнәлешендә планлаштырылса, хәзер Казанга кадәр киңәйтү мәсьәләсе өйрәнелә. 

— Бу бик уңайлы формат. Мондый сәфәрләргә кешеләрнең ихтыяҗы зур булачак, — диде Р. Беляев. 

Аның сүзләренчә, Түбән Камадагы пристань әлеге судноларны кабул итү таләпләренә туры килә, шәһәр проектны гамәлгә ашыруга әзер.

Шулай ук матбугат очрашуында Стахеевлар утары турында да сөйләштеләр. 2026 елның беренче кварталында аның реконструкция проектын эшләү тәмамланачак. Проект «Татнефть» гранты ярдәмендә алып барыла. Киләчәктә анда музей белән беррәттән тантаналы чаралар һәм никах теркәү заллары да булдыру күздә тотыла.

— Стахеевлар утары — безнең тарих. Ул башка төбәкләрдән дә туристларны җәлеп итәчәк, шуңа күрә аны саклау һәм торгызу бик мөһим, — дип белдерде район башлыгы. 

Яшьләр өчен шәһәрдә фиджитал-үзәк ачу планлаштырыла. Ул «СИБУР Арена НК» янындагы буш бинада урнашачак. Республика бу максатка 140 миллион сум акча бүлеп бирә, ә «СИБУР» җиһазлар өчен тагын 50 миллион сум өстәячәк. 

Юлларны ремонтлау да дәвам итәчәк. Шәһәр урамнарыннан тыш, дамбадагы 2,6 чакрым юл, шулай ук Субай урамы (60 елга беренче тапкыр) төзекләндереләчәк. Күпбалалы гаиләләр өчен поселокларда юл инфраструктурасына 283 миллион сум юнәлдереләчәк. 

Моннан тыш, парклар, скверлар, ишегаллары, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт объектлары да яңартылачак. Күп кенә проектлар шәһәрдәге эре предприятиеләр белән берлектә гамәлгә ашырылачак. 

2026 елда «СИБУР» тарафыннан 960 укучыга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше башланачак. Проектны Сколково объектларын проектлаган компания әзерли, һәм ул шәһәрнең архитектур символына әверелер дип көтелә... 

Ике сәгать дәвам иткән матбугат конференциясендә массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары җитәкчегә бик күп сораулар бирде һәм һәрберсенә җентекле җавап алды. 

Конференция ахырында муниципаль район башлыгы журналистларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, яңа елда уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев