С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятендә капиталь ремонт бара
Соңгы мәртәбә мондый зур дәрәҗәдә төзекләндерү эшләре 90нчы елларда уздырылган. "НФ-строй" предприятиесе җитәкчесе Фәнил Нәҗмиев әйтүенчә, музыка көллиятенең концертлар залы сәхнәсе заман таләпләренә туры киләчәк. Ул 3д формасында ясала. Шундый формада - залның диварлары да. Шулай да, төп максат - зал горурлыгы булган уникаль яңгырашны саклап калу. Түшәм исә ике...
Соңгы мәртәбә мондый зур дәрәҗәдә төзекләндерү эшләре 90нчы елларда уздырылган.
"НФ-строй" предприятиесе җитәкчесе Фәнил Нәҗмиев әйтүенчә, музыка көллиятенең концертлар залы сәхнәсе заман таләпләренә туры киләчәк. Ул 3д формасында ясала. Шундый формада - залның диварлары да. Шулай да, төп максат - зал горурлыгы булган уникаль яңгырашны саклап калу.
Түшәм исә ике төрле биеклектә ясала. Залны яктырту шулай ук үзгә һәм заманча булачак. Биредә барысы да ап-ак төскә буялачак, диварларга мәрмәр валчыгы ябыштырылачак. Шунысы да бар - яңа технологияләр янгын куркынычсызлыгы таләпләренә дә туры килә.
Сәхнәдән кала, грим бүлмәләрен дә төзекләндерү көтә: биредә диван, зур шкаф, бизәнү өчен өстәл урнашачак. Сүз уңаеннан, көллиятнең үзендә дә үзгәрешләр бар - аның барлык тәрәзәләре алыштырылган. Болар барысы да студентлар күңеленә хуш килә.
Эш 25 декабрьдә тәмамланыр дип көтелә. Беренче концерт яңартылган сәхнәдә 13 гыйнварда узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев