Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сорауларыгыз булса...

Түбән Кама шәһәре һәм районы эчке эшләр идарәсе җитәкчеләре халык сорауларына җавап бирәчәк.

18 февральдә 17.00-20.00 сәгатьтә  һәм 20 февральдә 14.00-17.00 сәгатьтә ЮХИДИ начальнигы Рөстәм Гарипов түбәнкамалылар белән Студентлар урамындагы 25а йортында, 307 нче бүлмәдә очраша.
20 февральдә 15.00-17.00 сәгатьтә сорауларга эчке эшләр идарәсенең өлкән юристы, эчке хезмәт капитаны Елена Госманова җавап бирәчәк. Очрашуга 19 февральдә 11.00-12.00 сәгатьтә телефоннан 49-24-67 номеры буенча шалтыратып язылып куярга кирәк. Юрист нибары 10 кешене генә кабул итәчәк. Адрес: Яшьлек урамы, 27 нче йорт, 101 нче бүлмә. Үзегез белән паспортыгызны алып килегез. 
21 февральдә 14.00-17.00 сәгатьтә – тикшерү идарәсе начальнигы урынбасары Илшат Гәрәев, 26 февральдә 14.00-17.00 сәгатьтә – эчке эшләр идарәсе начальнигы Владимир Ветлугин, 28 февральдә 10.00-12.00 сәгатьтә – эчке эшләр идарәсе начальнигы урынбасары Айнур Камалов Яшьлек урамындагы 27 нче йортның 101 нче бүлмәсендә кабул итә. Телефоннан 49-25-24 номеры буенча алдан язылып кую мәслихәт. 
«Кама Аланы» пункты начальнигы Вадим Тихонов халык сорауларына 23 февральдә 9.00-12.00 сәгатьтә Кама Аланы, Пионер базасы, 1 нче йортта җавап бирәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев