Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ширәмәт-Кармалы юлында чокырларны ямау эшләре башкарылачак

Түбән Кама районының Ширәмәт-Карамалы автомобиль юлында чокырларны ямау эшләре башкарылачак.

Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте түбәнкамалыларның шикаятьләренә җавап итеп хәбәр иткән.

«Сыйфатлы асфальт-бетон катнашмасын җәю өчен Һава шартлары начар булу сәбәпле, ай дәвамында, юлда йөрергә мөмкинлек булдыру өчен, чокырлы җирләрне вак таш белән ямаячаклар. Алга таба, юл-төзелеш сезоны башлану белән, асфальт-бетон катнашмасы белән чокырларда ремонт ясалачак», - диелә җавапта.

Юл Татарстан Республикасының региональ әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юллар челтәренә керә. Ел әйләнәсендә йөрүне тәэмин итү Татарстан Республикасы бюджетыннан юл эшләре программасы буенча автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны карап тотуга бүлеп бирелгән акчалар хисабына гамәлгә ашырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев