Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ширәмәт авылының йортларының берсендә 43 һәм 68 яшьлек аналы-кызлы үле гәүдәләре табыла

Хат ташучы йорт хуҗаларының күренмәве турында күршеләренә әйткәч, бергә кереп мәетләргә юлыгалар. Әлеге гаилә спиртлы эчемлекләр белән мавыккан. Кызы эпилепсия белән авырган. Тикшерүчеләр әйтүләренчә, хатын-кызлар элемтәгә 7нче гыйнвардан чыкмаганнар. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең өч фаразы карала: хатын-кызлар туңып, ис тиеп яки эчәргә яраклы булмаган спиртлы эчемлек белән агуланып үләргә мөмкин....

Хат ташучы йорт хуҗаларының күренмәве турында күршеләренә әйткәч, бергә кереп мәетләргә юлыгалар.

Әлеге гаилә спиртлы эчемлекләр белән мавыккан. Кызы эпилепсия белән авырган. Тикшерүчеләр әйтүләренчә, хатын-кызлар элемтәгә 7нче гыйнвардан чыкмаганнар. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең өч фаразы карала: хатын-кызлар туңып, ис тиеп яки эчәргә яраклы булмаган спиртлы эчемлек белән агуланып үләргә мөмкин. Йортта спиртлы төнәтмәдән буш савытлар табыла.

Тагын бер мәет Бызов урамындагы 5нче йортта табыла. 71 яшьлек түбәнкамалы үз-үзенә кул сала. Ул үзе генә яши, балалары сирәк килә. Үле гәүдәсен квартирдан тынчу ис чыга башлагач тапканнар. Күршеләре әйтүенчә, ир-ат соңгы вакытта күп эчкән һәм авыр тормышыннан зарланган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев