Шәhәрдә Һава-десант гаскәрләре көнен билгеләп үтәчәкләр
Сишәмбе, 2 август көнне, Түбән Камада Һава-десант гаскәрләре оешуга 92 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узачак.
Бу хакта шәһәр администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара 10.00 сәгатьтә сугышчы-интернационалистларга куелган истәлек комплексы янында башланачак.
Митингта шәһәр җитәкчеләре, хәрби туганлык вәкилләре, хәрби бурычны үтәгәндә балалары һәлак булган аналар, шулай ук битараф булмаган шәһәрлеләр катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев