Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шагыйрьгә багышлап...

27 нче урта мәктәптә туган якны өйрәнү музее ачылуына күп вакыт үтмәсә дә, уңышлы эшләп килә. Анда татар шагыйре Фатих Кәримгә багышланган экспозиция төп урынны алган. Музейда шагыйрьнең куен дәфтәре күчермәсе, кызларының фронтка әтиләренә язган хатлары укучыларда, килгән кунакларда зур кызыксыну уята. Фатих Кәрим күмелгән Калининград өлкәсе Багратионовск шәһәре турында...

27 нче урта мәктәптә туган якны өйрәнү музее ачылуына күп вакыт үтмәсә дә, уңышлы эшләп килә. Анда татар шагыйре Фатих Кәримгә багышланган экспозиция төп урынны алган.
Музейда шагыйрьнең куен дәфтәре күчермәсе, кызларының фронтка әтиләренә язган хатлары укучыларда, килгән кунакларда зур кызыксыну уята. Фатих Кәрим күмелгән Калининград өлкәсе Багратионовск шәһәре турында да материаллар байтак. Безнең мәктәп шулай ук шагыйрьнең якташлары - Башкортстанның Бишбүләк районы Фатих Кәрим исемендәге Ает урта мәктәбе укытучылары һәм Ает авылы музее, Багратионовск урта мәктәбе белән элемтәдә тора.
29 гыйнварда мәктәпнең актлар залында «Илең турында уйласаң, гомерең озын була...» дигән темага әдәби-музыкаль композиция үтте. Бу чара татар шагыйре Фатих Кәримнең тормышы һәм иҗатына багышланып, анда мәртәбәле кунаклар чакырылды. Алар арасында шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова, якташлары - Башкортстанның Бишбүләк районы Фатих Кәрим исемендәге Ает урта мәктәбе укытучылары һәм Ает авылы музее җитәкчесе Рәйсә Хафизова бар иде. Ләйлә апаның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады, килгән кунаклар шагыйрь турында күп мәгълүмат алды.
Фатих Кәримнең тормыш юлын өйрәнүче Казан галимнәренең берсе Рамил Сарчинның чыгышы да эчтәлекле булды. Ул шагыйрьне бөек шәхес дип атады. Фатих Кәрим, бер гаепсезгә, гомеренең иң матур 4 елга якын өлешен төрмә-сөргеннәрдә үткәрә. Акланып, иреккә чыгу белән, Ватан алдындагы бурычын үтәргә ашкына, фронтка җибәрүләрен сорый. Шагыйрьнең кешелеклелеге, намуслылыгы ягыннан башкалардан аерылып торуы турында да ассызыклады Р.Сарчин.
Чарага шәһәр мәктәпләренең музей җитәкчеләре, китапханәчеләр һәм татар теле укытучылары чакырылган иде.
Кадрия ГАБДУЛЛИНА.
Өстәге фотода: (сулдан уңга): 27нче мәктәп директоры Лидия Ярцева, шагыйрьнең кызы Ләйлә
Кәримова, Рамил Сарчин; астагы фотода: Ф.Кәримгә багышланган күргәзмә экспонатлары.
Фото https://vk.com/school27_nk сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X