Себернең истәлекле урыннарын күрәчәк
Шәһәрдәшебез Роберт Талипов «Жемчужина» яхтасында төньякка экспедициягә китеп барды. Китәр алдыннан аның белән очрашып әлеге сәфәр турында сөйләвен сорадык.
Ерак сәфәр Россиянең Арктиканы үзләштерү үзәге (Салехард) һәм «Архангельск өлкәсендә көймә төзелеше һәм диңгез техникасы җитештерү кластеры» ассоциациясе тарафыннан оештырылган. Маршруты Төньяк диңгез юлы буенча Архангельск өлкәсе, Ненец һәм Ямал-Ненец автоном округлары яры буйлап, Архангельск шәһәреннән Омскига кадәр дәвам итеп, 5 сентябрьдә тәмамланачак.
56 яшьлек Роберт Түбән Кама мәгълүмат үзәге директоры булып эшли. Үзе әйтүенчә, яхтада ул 2009 елдан йөри, хәтта халыкара йөртү таныклыгы да бар икән. Ел саен чираттагы ял вакытында диңгезгә бармыйча калмый.
– Дуслар белән беренче тапкыр яхтада йөреп кайткач, үземнең йөртергә өйрәнәсем килде. Укыдым, таныклык алдым. Урта диңгездә йөргәнем бар, ә 2013 елда Атлантик океан буенча круиз яхталар узышында катнаштым. Инде бу юлы Рус география җәмгыяте сайтында «экспедициягә медиа үзиреклеләре кирәк» дигән белдерүне укыгач, гаризаны җибәрергә булдым. Әмма 500 кеше арасында мине сайлап алырлар дип, һич кенә дә уйламадым, – ди Роберт Талипов.
Ул сәфәргә бүген, 7 августта китте. Эскпедициягә Нарьян-мар (Ненец автоном округы) шәһәрендә кушылып, Салехард шәһәренә кадәр барачак. Алга таба аны башка үзиреклеләр алыштырачак. Роберт Талипов әйтүенчә, һәр ир төньяк диңгезләрен, гомумән, Себернең гүзәл урыннарын күрергә теләр иде. Дөрес, сәфәр җиңелләрдән булмаячак, чөнки диңгезләр анда тыныч түгел, өстәвенә, суык та. Аның төп эше – күргәннәре турында язу, фотога төшерү. Моның өчен Роберт сыйфатлы җиһазлар юнәткән, чөнки сурәтләре соңыннан төрле басмаларда чыгачак, күргәзмәләрдә урын алачак. Әле яхта штурвалы артына басу теләге дә бар.
Экспедиция максатларының берсе, булып узган урыннарда шуннан үтәчәк сәяхәтчеләр өчен, уңайлы бухталар барлау тора. Ә сәфәр Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.
– Без Бөек Ватан сугышы вакытында совет кораблары баткан урыннарда тукталып, һәлак булганнарны искә алып, суга таҗлар салачакбыз. Бу диңгезләрдә хәрби кораблар да, траллар да, конвой кораблары да узган, – дип дәвам итә Роберт Талипов.
Бер тукталыш Карск диңгезенең Белый утравында, 1944 елда һәлак булган БД-5 арктик конвой туганнар каберлегендә булачак. Дүрт корабтан торган конвой 1944 елның 8 августыннан Молотовск (хәзер Северодвинск) шәһәреннән чыккан. «Марина Раскова» корабында 417 кеше: шулар арасында экипаж, котыпчылар сменасы, хатын-кызлар, балалар, Диксон бистәсендә эшләүчеләрнең гаиләләре булган. Ул 12-13 августта Карск диңгезендә немец су асты көймәсе тарафыннан батырылган. Гомуми конвойдагы 752 кешедән 378е һәлак булган, 51 кеше язмышы билгесез.
– Якыннарыгыз еракка китүегезгә каршы түгелме? – дип сорадым.
– Бәлки каршыдыр... Ләкин алар минем белән килештеләр, чөнки беләләр: яхтада йөрү миңа шатлык, рәхәтлек бүләк итә. Дөрес, давыл вакытында янымдагы кешеләр өчен куркам, җаваплылык тоям, тик, шуңа да карамастан, күңел барыбер диңгезгә тарта, – дип аңлата Роберт Талипов.
Беренче чиратта, ул үзе белән җылы киемнәр алган, яхтада йөрү өчен кирәк-яраклары да үзендә бар. Иң мөһиме – экспедицияне узып, өйгә исән-сау әйләнеп кайтып керү.
Лилия Заһретдинова
фотолар Р.Талиповның шәхси архивыннан алынган
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев