Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сайлауларда тавыш бирү процессына тәэсир итәрлек хокук бозулар теркәлмәде – Илнар Гирфанов

"Чиста сайлаулар өчен" күзәтүчеләр корпусы координаторы фикеренчә, Татарстанда сайлау гадел һәм легитим төстә узды. Бүген Татарстанда узган сайлауларда тавыш бирү процессына тәэсир итәрлек хоук бозулар теркәлмәгән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиянең Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы буенча "Чиста сайлаулар өчен" күзәтүчеләр корпусы координаторы, "Россия юристлары ассоциациясе" гомумроссия оешмасының Татарстан...

"Чиста сайлаулар өчен" күзәтүчеләр корпусы координаторы фикеренчә, Татарстанда сайлау гадел һәм легитим төстә узды.

Бүген Татарстанда узган сайлауларда тавыш бирү процессына тәэсир итәрлек хоук бозулар теркәлмәгән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиянең Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы буенча "Чиста сайлаулар өчен" күзәтүчеләр корпусы координаторы, "Россия юристлары ассоциациясе" гомумроссия оешмасының Татарстан бүлеге рәисе Илнар Гирфанов белдерде.

"Без бишенче ел рәттән сайлауларда күзәтүчеләр сыйфатында катнашабыз. Безнең "Чиста сайлаулар өчен" корпусы 2012 нче елда оешты. Безнең күзәтүчеләрнең төп өлеше юридик факультетта белем алучылар, күбесе инде фәннәр кандидаты", - дип сөйләде Илнар Гирфанов. Ул сайлауга кадәр өч ай кала югары уку йортлары белән эш алып барылганын билгеләп узды. "Яшь юристлар теоретик һәм гамәли курслар буенча өйрәтелде. Безнең 400 ләп вәкил Россиянең эре шәһәрләренә күзәтүчеләр сыйфатында юлланды", - дип белдерде Илнар Гирфанов.

"Татарстанда сайлау тыныч, гадел һәм легитим төстә узды. Тавыш бирү процессына тәэсир итәрлек хоук бозулар теркәлмәде", - диде Гирфанов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/18/126380/

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X