Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сайлаучыларның ышанычына кем лаек?

РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар арасында сайлау алды көрәшенең иң кызган чагы. РФ Дәүләт Думасына 28нче Түбән Кама сайлау округы буенча депутатлыкка 8 бер мандатлы кандидат дәгъва кыла - «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Гадел Россия», «Родина», «Россия коммунистлары», «Парнас» партияләреннән һәм бер үзен-үзе тәкъдим итүче. Депутат мандатына дәгъва кылучылар сайлау...

РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар арасында сайлау алды көрәшенең иң кызган чагы. РФ Дәүләт Думасына 28нче Түбән Кама сайлау округы буенча депутатлыкка 8 бер мандатлы кандидат дәгъва кыла - «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Гадел Россия», «Родина», «Россия коммунистлары», «Парнас» партияләреннән һәм бер үзен-үзе тәкъдим итүче. Депутат мандатына дәгъва кылучылар сайлау алды кампанияләрен ничек алып бара соң?
ТР ҮСК рәисе Экзам Гобәйдуллин сүзләренә караганда, сайлаучыларның ышанычын казанырга кирәк. Дәүләт Думасына 6 бер мандатлы округ буенча теркәлгән 43 кандидат арасында көндәшлек җитди, һәр тавыш өчен көрәш булачак, дип фаразлый республика ҮСК рәисе.
- Үзебезнең яктан без барлык кандидатлар өчен бердәй шартлар булдыру өчен барысын да эшләдек, - ди Экзам Саматович. - Һәр торак пункт-та, һәр район үзәгендә һәм шәһәрдә сайлаучылар белән очрашу урыннары төгәл билгеләнде. Һәр кандидат гаризасын тапшыра ала, һәм аңа беркем дә каршы килми. Бездә шулай ук агитация плакатларын бушлай урнаштыру урыннары да бар - шулай ук һәр участок комиссиясендә. Ә менә кандидатлар үзләре, әйтергә кирәк, әлегә ниндидер моментны көтәләр кебек... Бик пассив эшлиләр. Бары тик «Бердәм Россия» активлык күрсәтә, коммунистлар бераз эшли башлады, ә калганнар нәрсәдер көтә кебек...
«Һәр кеше тыңлауга һәм ярдәм итүгә лаек»
Айрат ХӘЙРУЛЛИН, РФ Дәүләт Думасы депутаты («Бердәм Россия» партиясеннән кандидат):
- Округ территориясе бик зур: көнбатышта Спас районыннан алып көнчыгышта Түбән Кама районына кадәр. Биредә 700 меңгә якын татарстанлы яши, шуларның ярты миллионы - сайлаучылар. Сайлау кампаниясендә җиңәргә өметләнгән һәр кандидатның бурычы - халыкның төрле катлауларының мәнфәгатьләрен яклый белү. Һәр кеше тыңлауга һәм ярдәм итүгә лаек.
Быел бер мандатлы округларны кире кайтарулары яхшы булды. Без алардан баш тарткач, сайлаучылар белән элемтәләр өзелгән иде. Халык белән аралашканда һәрвакыт аларның нәрсә уйлаганын, хис иткәнен беләсең, аларга йөрәк җылыңны бүлеп бирәсең. Депутат, бигрәк тә бер мандатлы округ буенча сайлауларга барганы, нәкъ менә халык белән хакимиятне бәйләүче буын булып тора. Минем өчен бу зур җаваплылык. Сайлаучыларга депутатлар аша хокукый кыр төзи алу мөмкинлеге бирергә кирәк.
Сайлау алды кампаниясе чорында мин инде 17 000 сайлаучы белән очраштым, аларны борчыган сорауларга җавап бирдем һәм алга таба эшләр өчен наказлар язылган 1000гә якын мөрәҗәгать алдым, шул исәптән җәмәгать кабул итү бүлмәсенә минем рәсми сайтыма килгәннәрен дә. Әйтергә кирәк, гражданнарны борчыган күп кенә сораулар очрашулар барышында урыннарда, муниципаль идарә дәрәҗәсендә хәл ителә барды. Сайлау чоры башыннан, «Бердәм Россия» партиясенең алдан сайлауларын да кертеп, мин 25000нән артык кеше белән очраштым - бу Түбән Кама округы халкы белән 140лап очрашу дигән сүз, көненә - 6-7 очрашу. Предприятиеләрнең хезмәт коллективлары, авыл хезмәтчәннәре, мәдәният хезмәткәрләре, педагоглар, медицина хезмәткәрләре, студентлар белән очрашам. Мондый аралашулар минем өчен бик мөһим - бу халык кәефен белеп тору да, эшләү өчен көч-куәт алу да.
«Без - төрле авырлыктагы категориядән»
Дамир ВИЛЬДАНОВ, ТР Адвокатлар коллегиясенең Түбән Кама шәһәрендәге 2нче адвокат консультациясе мөдире, «ГР»дән Түбән Кама шәһәр советы депутаты («Гадел Россия» партиясеннән кандидат):
- Безнең, кызганычка каршы, «Бердәм Россия» кандидатларыныкы кебек бюджетларыбыз юк, үзебезгә алар кебек куәтле агитация мөмкинлеге тудыра алмыйбыз. Без - төрле авырлыктагы категориядән. Мин Түбән Кама округының барлык ун районын да йөреп чыгарга, башлыклар белән танышырга, халык бклән очрашырга планлаштырган идем. Ләкин барып чыкмады - ай буе авырдым, хастаханәдә ятарга туры килде. Шулай да һәр мөмкинлекне кулланырга тырышам - партиябез тарафдарлары белән очрашам, ММЧнда чыгышлар ясыйм. Без сайлаучылар белән очрашулар санына түгел, сайлау алды кампа-ниясенең сыйфатына басым ясыйбыз.
«Психолог белән иртәнге аш» үткәрәбез»
Анна АРТЕМЬЕВА, «Реверс» Казан җитештерү предприятиесе» ҖЧҖнең юридик бүлеге башлыгы (ЛДПР партиясеннән кандидат):
- Хәзерге вакытта эшем бик күп. Мин ЛДПРның Казан бүлегендә гражданнарны кабул итәм, килүчеләргә бушлай консультацияләр бирәм, әйтергә кирәк, Түбән Кама округыннан гына түгел, бөтен Татарстаннан килгәннәргә. Мин зур эш стажына ия юрист, 2006 елдан бирле эшлим. Әле тагын якшәмбе көннәрендә «Психолог белән иртәнге аш»лар үткәрәбез - авыр тормыш хәлләренә юлыккан хатын-кызлар өчен. Апрель аенда ук ЛДПР агитпоезды составында бөтен республиканы йөреп чыктык - станцияләрдә тукталдык, халык белән аралаштык. Агитпоезд белән Әгерҗегә килдек, бүләкләребез бар иде - кепкалар, футболкалар, дезодорант, сәгатьләр. Балаларга футбол туплары, ранецлар, ручка, дәфтәрләр бүләк иттек. Кешеләр арасында этеш-төртеш башланды, хәтта «Газелебезне» дә әйләндерделәр, бүләкләр җитмәс дип курыктылар. Татарстанда ЛДПР тарафдарлары күп - безнең сораштыруларга караганда, партия 1-2 урында тора.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев