Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә

Россия федераль салым инспекциясенең Татарстан Республикасы буенча 11нче районара инспекциясе милеккә салымны, транспорт һәм җир салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәклеген искәртә. Интернетта «Салым тү-ләүченең шәхси кабинеты» хезмәтләреннән файдаланучылар бу хакта белдерүне электрон формада алачак. «Салым түләүченең шәхси кабинеты»нда теркәлмәгән физик затларга исә бу белдерүне кәгазьгә язып, почта аша...

Россия федераль салым инспекциясенең Татарстан Республикасы буенча 11нче районара инспекциясе милеккә салымны, транспорт һәм җир салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәклеген искәртә.
Интернетта «Салым тү-ләүченең шәхси кабинеты» хезмәтләреннән файдаланучылар бу хакта белдерүне электрон формада алачак. «Салым түләүченең шәхси кабинеты»нда теркәлмәгән физик затларга исә бу белдерүне кәгазьгә язып, почта аша җибәрәчәкләр.
Әгәр салым түләү турындагы белдерүне 1 ноябрьгә кадәр алмасагыз, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итегез. Салымнар вакытында түләнмәгән очракта, аңа пеня кушып исәпләнәчәк, бурычны суд аша алачаклар, милекке «арест», РФ чикләреннән читкә чыгуны чикләү, шулай ук бурычны хезмәт хакыннан яки пенсиядән тотып калу кебек кискен чаралар күреләчәк.
Тулырак мәгълүматны тү-бәндәге адрес буенча алырга була: Шинчылар проспекты, 4нче йорт, 1нче оперзал, 5нче тәрәзәчек. Эш көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьтә 49-34-63, 49-34-61 номерлары белән телефоннан да шалтыратып белешергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев