Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Саҗидә Сөләйманова премияләре тапшырылды

Татар шигърияте, проза һәм драматургиясе өлкәсендә бирелә торган, танылган татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия тапшырылды Өч түбәнкамалы Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары була. Рифкать Имаевка кызыксындыру премиясе тапшырылса, Түбән Кама педагогия көллиятендә белем алучы Руфия Гайфетдинова белән Эльвира Хәкимханова стипендиатлар исемлегенә керә. Исегезгә төшерәм, бәйрәм һәр елның октябрь аенда татар...

Татар шигърияте, проза һәм драматургиясе өлкәсендә бирелә торган, танылган татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия тапшырылды

Өч түбәнкамалы Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары була. Рифкать Имаевка кызыксындыру премиясе тапшырылса, Түбән Кама педагогия көллиятендә белем алучы Руфия Гайфетдинова белән Эльвира Хәкимханова стипендиатлар исемлегенә керә. Исегезгә төшерәм, бәйрәм һәр елның октябрь аенда татар шагыйрәсе, прозаигының туган ягы - Әлмәт шәһәрендә үтә. Дәүләт бүләген тапшыру тантанасы быел 11 нче тапкыр оештырылды.

Дәүләт бүләге 2006 елдан бирле тапшырыла. Аның максаты - әдипләрнең талантын билгеләп үтү, яшь талантларны үстерү. Һәр елны язучылар берлеге әгъзаларыннан 6 кешегә премия, әдәбият өлкәсендә үзләрен күрсәткнә 10 студентка Сөләйманова стипендиясе билгеләнә. Быел кызыксындыру премиясе Рифкать Имаевка тапшырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X