Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Шәһәр һәм без

Шәһәребез гөлләргә күмелер!

Комплекслы төзекләндерү предприятиесе теплицаларында бүгенге вакытта кызу эш бара.

Биредә шәһәр урамнарына утырту өчен төрледән-төрле чәчкәләр үстерәләр. Яз җиткәч, урамнарны 200 меңнән артык чәчәк бизәп торачак дип планлаштырыла. 

Теплицаларга килеп керү белән, үзеңне җылы язда, яки җәйдә итеп хис итәсең. Җиң сызганып, эшкә керешәсе килә, бакча искә төшә. Эш дигәне монда җитәрлек. Берәүләр туфрак әзерли, икенчеләр вак-вак орлыкларны берәм-берәм җиргә төртеп бара, өченчеләр туфракны төйгечләп тыгызлап тора. Шуннан соң тартмалар җылы урынга күчерелә. 

«Иң баштан, торф тутырганнан соң, яхшылап су сибәбез, дымландырабыз. Бу бик мөһим. Аннары чәчәк утыртучы кызлар орлык чәчә башлый. Ә инде бераз үскәч, без, яшелләндерүчеләр, үсентеләрне зуррак савытларга күчереп утырта башлыйбыз. Шулай итеп, кызлар, егетләр белән шәһәрне матур итү өчен тырышабыз», — ди яшелләндерүче Фәния Гайсина.

Бу теплицада температура — якынча +21 градус. Орлыклар шытып, үсенте чыгарыр өчен кулай климат булдырылган. Кояш та чыкса, җәйдән бер дә ким түгел. Бүгенге вакытта ампель петунияләрне, ценрария чәчәкләрен утырту эше бара. 

«Эш, әлбәттә, җиңелләрдән түгел, игътибар, сабырлык таләп итә. Ни өчен без орлыкларны берәмберәм утыртабыз? Чөнки берәмләп үскәч, алар көчлерәк була, күчереп утыртуы да җиңел, сынмыйлар, чыдамрак булып үсәләр. Шулай итеп, без югалтуларны булдырмый калабыз. Җир эше, билгеле, пычрак белән дә бәйле. Биредә җылы булгач, төрле бөҗәкләр дә иртә чыга, алар белән көрәшәбез», — ди участок җитәкчесе Татьяна Исаева. 

Күрше теплицада лалә чәчәкләре үстерәләр. Әлегә, алар яшел яфракта утыра, 8 мартка инде шау чәчәктә булачак. Тагын бер теплицада күпьеллык чәчәкләр үсә. Калла, гортензияләр инде чәчәк атып та өлгергән. Алар янында шулай ук канна гөлләре, хлорофитумнар утыра. Биредә чәчәкләр артык тиз үсмәсен өчен 9-12 градус кына җылы тора. Чөнки алар шәһәр клумбаларына әле май аенда гына күчереп утыртылачак. 

Күпьеллык чәчәкләрнең 16 төре һәм 200 меңләп берьеллык чәчкә үстерелә монда. Яз көне алардан ясалган төрле-төрле композицияләр шәһәр урамнарын, парклар һәм скверлардагы түтәлләрне бизәп торачак.

Фотода: чәчәкләр үстерүче Людмила Данильченкова
Автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев