Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәр советы депутатлары Түбән Кама спорт үзәкләренең эше белән танышты

Депутатлар халык арасында, бигрәк тә балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне савыктыру буенча алып барыла торган эшләр белән кызыксынды.

Түбән Камада шәһәр советы депутатлары чираттагы күчмә киңәшмә уздырды. Алар спорт үзәкләре, яшүсмерләр клублары һәм социаль объектлар эше белән танышты.

Депутатлар халык арасында, бигрәк тә балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне савыктыру буенча алып барыла торган эшләр белән кызыксынды.

«СИБУР Арена НК» спорт комплексы директоры Иван Усачев депутатларга әлеге спорт объектының мөмкинлекләре белән таныштырды. 

Хәзер спорт комплексында бюджет һәм коммерция нигезендә шөгыльләнүче төркемнәр эшли. Әмма, сөйләшү барышында аңлашылганча, буш вакыт җитәрлек. Бигрәк тә иртәнге сәгатьләрдә. 

Моннан тыш, әлеге үзәк сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен яисә МХО катнашучыларын тернәкләндерү өчен дә бик яхшы урын. Депутатлар бу юнәлештә эшне башлауны сорады.

Депутатлар шулай ук «Эйдос» үзәгендә дә булды. Биредә балалар, яшүсмерләр һәм гаиләләр бушлай психологик ярдәм алырга мөмкин. 

«Без мәктәпләр, югары уку йортлары, көллиятләр белән хезмәттәшлек итәбез, китапханәләргә, кинотеатрларга чыгабыз», — дип билгеләп үтте «Эйдос» үзәге директоры Ирина Ларионова.

Шулай ук депутатлар яшүсмерләр клубларында һәм «Танеко Арена»да булдылар. Әлеге киңәшмә нәтиҗәләре буенча киләчәктә эшне җайга салу өчен план эшләнәчәк. Депутатларның киләсе сессиясендә тагын бер кат җентекләп фикер алышачаклар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев