Шәһәр ишегалларының берсендә концерт узды
Түбән Камада «Көз - алтын вакыт» бәйрәме булды.
Чара Чабьинская урамының 7 нче йорты ишегалдында узды. 12 нче мәктәп укучылары микрорайон халкы өчен концерт куйды. 1 нче һәм 47 нче китапханә хезмәткәрләре викториналар һәм шигырьләр әзерләде.
Үз чиратында, СТОС рәисе чәй өстәле һәм ризыклар оештырды. Ә якын-тирәдә яшәүчеләр «Көз бүләкләре» күргәзмәсен оештырды, анда һәркем яшелчә, җиләк-җимеш һәм кышка әзерлекләр белән сыйлана алды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев