Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сабан туена озак калмады

Шәһәр мэры Айдар Метшин, Ильинкадагы бәйрәмнәр уздыру мәйданын карап, шәһәркүләм мәдәният чараларын оештыруда ярдәм күрсәтүче предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре һәм төрле хезмәтләр вәкилләре белән урында күчмә киңәшмә уздырды.

Түбән Камада Сабан туе бәйрәме 16 июньгә билгеләнгән. Бу көнгә озак вакыт калмады. Шәһәрдәшләребез һәм килгән кунаклар алдында йөзгә кызыллык килмәсен өчен, Сабан туе булачак мәйданны аңа кадәр тиешенчә җиһазларга, бизәргә кирәк. 
Әлбәттә, бу борынгыдан килгән бәйрәмнең йөзләрчә еллар буе үзгәрмичә саклана торган күркәм гадәтләре бар. Шул ук вакытта, ел саен Сабан туена  матур бизәкләр өстәлә, заманына-чорына туры килерлек бәйрәм чаралары кертелә. Быел да кайбер яңалыклар булыр дип көтелә. Әйтик, «Китаплар укучы Түбән Кама», «Авыл хуҗалыгы» дигән тематик мәйданчыклар эшләячәк. 2017 елдагы социаль үсешне чагылдырган стенд һәм рәссам Әхсән Фәтхетдинов иҗатына багышланган күргәзмә дә бәйрәмгә килүчеләрне битараф калдырмас. Бәйрәмне оештыручылар яшь түбәнкамалыларны да күз уңыннан ычкындырмаганнар. Балалар экология-биология үзәге алар өчен кечерәк кенә зоопарк оештырмакчы. Айдар Метшин балаларга күңелле булсын өчен мәйдан территориясенә күп батутлар куярга тәкъдим итте. «Барысы да бәйрәмчә булсын: күп кунаклар килсен, кешеләргә гаиләләре белән бергә күңел ачу мөмкинлеге тудырылсын, дистә еллар буе кабатланган бәйрәм традицияләребез саклансын һәм дәвам итсен», – диде шәһәр мэры. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев