Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Рок-н-роллы» продукциясендә эчәк таякчыгы табылган

Татарстан Кулланучылар күзәтчелеге хезмәткәрләре Түбән Каманың «Рок-н-роллы» суши-бар продукциясендә эчәк таякчыгы бактерияләрен ачыклаган.

Бу хакта күзәтчелек органы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Санитария хезмәте Менделеев ур., 35А адресы буенча урнашкан «Рок-н-роллы» суши-барында бер түбәнкамалының агулану турындагы хәбәреннән соң тикшерү үткәргән.

Нәтиҗәдә, белгечләр күп санлы хокук бозуларны ачыклаган. Мәсәлән, продуктлар кагыйдәләр буенча сакланмаган, җитештерү контроле һәм юу җиһазлары җитәрлек булмаган һ.б. Моннан тыш, роллы һәм сушида эчәк таягы табылган.

Шәхси эшмәкәр Нотфуллинга карата санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу факты буенча һәм эшчәнлеген вакытлыча тыю турында беркетмәләр төзелгән. Түбән Кама шәһәр суды эшне караганнан соң суши-барны 45 көнгә ябып тору турында карар чыгарган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев