Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Һәркемнең гражданлык бурычы

19 сентябрь мәгълүматларыннан күренгәнчә, Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу күрсәткече Түбән Кама шәһәре буенча - 85, 49, ә районда 93,96 процент тәшкил итә. - Көн яңгырлы булгач, кеше аз килер, дип курыккан идем, шөкер, бар да яхшы, тыныч үтте. Мин быел күзәтүче вазыйфасын да башкардым. Халыкның кәефе күтәренке булды, - диде...

19 сентябрь мәгълүматларыннан күренгәнчә, Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу күрсәткече Түбән Кама шәһәре буенча - 85, 49, ә районда 93,96 процент тәшкил итә.

- Көн яңгырлы булгач, кеше аз килер, дип курыккан идем, шөкер, бар да яхшы, тыныч үтте. Мин быел күзәтүче вазыйфасын да башкардым. Халыкның кәефе күтәренке булды, - диде газетабызның даими укучысы Гөлсирә Вильданова.
Дәүләт Думасына сайлаулар - Россия халкы өчен мөһим сәяси вакыйгаларның берсе булганчарада Түбән Кама муниципаль район халкы актив катнашты. Бу көнне шәһәрдә - 81, район авылларында 33 сайлау участогы эшләде. Тагын бер сан: шәһәр буенча - 173763 (шуларның 2228е беренче тапкыр сайлый), ә район буенча 29400 (200) кеше сайлауларда үз тавышын бирергә тиеш булган. Яшь сайлаучыларга шәһәрнең кино һәм күңел ачу үзәкләренә билетлар бүләк иттеләр. Иң өлкән сайлаучылар саны дүрт - бер бабай һәм өч әби. Аларның һәрберсенә 102 яшь.
Шуны да әйтеп китик: Дәүләт Думасы депутатлары белән беррәттән, җирле советларга да депутатлар сайланды: 15 урынга 23 кандидат теркәлгән. Ә партияләр саны - ундүрт.
Сайлаулардан соң икенче көнне иртән «Яңа гасыр» радиосыннан татарстанлыларның сиксән проценты гражданлык бурычын үтәве турында хәбәр иттеләр. Якынча исәпләүләр буенча, иң күп тавышны «Бердәм Россия» партиясе җыйган.
Шәһәрнең үзәк һәм балалар хастаханәләрендә дә сайлау участоклары оештырылды. Нариман һәм Зур Аты авыллары сайлау участокларында гадәти булмаган урналар - электрон тавыш бирү системасы урнаштырылды. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә волонтерлар ярдәм итте. Моннан тыш начар күрүчеләр өчен сайлау участоклары махсус трафаретлар һәм Брайл шрифтлы документлар белән тәэмин ителгән. Шәһәрнең 4 участогында сайлап чыгучылардан сораштыру уздыру (экзит-полл) оештырылды.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин Красный Ключ бистәсендәге сайлау участогында тавыш бирде.
- Бүген барыбыз өчен дә мөһим көн, - диде ул. - Халык илнең, республиканың, шәһәребезнең алдагы биш елына социаль-икътисади үсеше сайлаулар нәтиҗәсенә бәйле булуын аңлый. Шуңа күрә дә үз фикерен курыкмыйча әйтә.
31нче мәктәпкә килүчеләрнең кәефе күтәренке иде. Ерактан ук музыка тавышы ишетелә, мәктәп ишегалдында сәүдә гөрли. Биредә балалар уенчыклары, шарлар сатыла, «Нефтехим» җәмәгать туклануы идарәсе хезмәткәрләре кондитер һәм кулинар ризыклары, шашлык тәкъдим итә. Ә фойеда «Кайтаваз» ансамбле чыгыш ясый.
- Сайлау участоклары иртәнге сигездә ачылды. Беренче сәгатьтә үк участокка кеше күп килде. Аннан соң да халык бик актив булды. Сайлау участогында биш күзәтүче эшләде: «Бердәм Россия» һәм Коммунистлар партиясеннән - икешәр, ЛДПРдан - бер кеше, - диде 2238нче сайлау участогы рәисе Анатолий Порецков.
19 сентябрьдә Федераль сайлау округы буенча Түбән Кама шәһәрендә тавыш бирү нәтиҗәләре түбәндәгечә: «Бердәм Россия» - 82,72%, «Справедливая Россия» - 5,01%, КПРФ - 4,28%, «Коммунисты России» - 3,57%, ЛДПР- 1,15%, «Яблоко» - 0,52%, «Российская партия пенсионеров за справедливость» - 0,41%, «Родина» - 0,34%, «ПАРНАС» -0,29%, «Патриоты России» - 0,25%, «Партия Роста» - 0,23%, «Зеленые» - 0,19%, «Гражданская сила» - 0,17%, «Гражданская Платформа» - 0,16%.
Бермандатлы сайлау округына килгәндә, анда «Бердәм Россия» партиясе вәкиле Айрат Хәйруллин җиңү яулады. Аңа сайлау-чыларның 83,98 проценты тавыш биргән. Икенче урында - Альберт Яһудин - 6,46 процент, өченчедә - Дамир Вильданов (5,31 процент).
Анна Артемьева өчен исә сайлау-чыларның 1,04 проценты тавыш бирүе ачыкланды.
Район Федераль сайлау округы буенча тавыш бирү нәтиҗәләре түбәндәгечә: «Бердәм Россия» - 93,02 %, КПРФ - 2,5 %, ЛДПР - 1,68 %, «Справедливая Россия» - 0,78 %, «Коммунисты России» - 0,57 %, «Российская партия пенсионеров за справедливость» - 0,30 %, «Родина» - 0,15 %, «Яблоко» һәм «Партия Роста» партияләре 0,13әр процент тавыш җыйды. «ПАРНАС» һәм «Патриоты России» - 0,12шәр, «Зеленые» - 0,09, «Гражданская Платформа» - 0,07, «Гражданская Сила» - 0,6 процент.
Бермандатлы сайлау округы нәтиҗәләре буенча Түбән Кама районында иң күп тавышны Айрат Хәйруллин туплады - 90,45 процент. Дамир Вильданов өчен районда сайлаучыларның - 2,46, ә Альберт Яһудинга 2,18 проценты тавыш биргән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X