Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Республика эстафетасы – Түбән Камада

Бу көннәрдә республика шәһәрләре һәм районнары буйлап «Сильный Татарстан! Единая Россия!» эстафетасы уза. Үткән җомга кичендә ул Түбән Камага килде. Тукай паркы каршындагы мәйданга җыелган түбәнкамалылар янына эстафета лозунгы һәм «Единая Россия» логотибы белән бизәлгән бронялы автобус килеп туктады. Аннан «Единая Россия»нең думага кандидатлары, республика һәм шәһәр советлары депутатлары һ.б....

Бу көннәрдә республика шәһәрләре һәм районнары буйлап «Сильный Татарстан! Единая Россия!» эстафетасы уза. Үткән җомга кичендә ул Түбән Камага килде.
Тукай паркы каршындагы мәйданга җыелган түбәнкамалылар янына эстафета лозунгы һәм «Единая Россия» логотибы белән бизәлгән бронялы автобус килеп туктады. Аннан «Единая Россия»нең думага кандидатлары, республика һәм шәһәр советлары депутатлары һ.б. җитәкчеләр чыкты.
Очрашуны ачып, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин Түбән Кама үзенең 50 еллык юбилеен гаять зур уңышлар белән каршылавы, социаль-икътисади үсештә республика лидеры булуы турында сөйләде, 18 сентябрьдә булачак сайлауның Татарстан җитәкчелеге һәм урыннардагы хакимият өчен бик мөһим сынау булуын да ассызыклады.
Россия дәүләт думасы депутатлары Айрат Хәйруллин һәм Марат Бариев, Татарстан дәүләт советы депутаты Рафис Борһанов башкарган эшләре турында кыскача хисап тоттылар һәм киләчәккә яңа вәгъдәләрен бирделәр.
Түбәнкамалылар бу очрашуга берничә сорау әзерләп килгән: 44нче һәм 45нче микрорайоннарда мәктәп төзү, Яшьлек урамындагы мәдәният үзәген төзеп бетерү, Тынычлык һәм Көньяк урамнарына трамвай юллары салу турында. Айдар Метшин әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен дума депутатларының да ярдәме кирәк булачагын билгеләп үтте.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев