Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Рамил Муллин Түбән Камада урамнарны кардан нинди тәртиптә чистартуларын аңлатты

Беренче чиратта белгечләр төп урамнар буйлап магистральләрне һәм җәяүлеләр юлын, ә торак идарәче компанияләре ишегалды киңлекләрен чистарта.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин Түбән Камада кар күп яуганлыктан, барлык хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли, дип сөйләде.

Аның сүзләренчә, «КПБ» МУП тәүлек әйләнәсе эшли, ә ишегалды себерүчеләр эшкә алданрак киләләр һәм графиктан берничә сәгатькә соңрак тәмамлыйлар.

«Менә инде өченче йокысыз тәүлек алар халык файдасына эшлиләр! Коммуналь хезмәткәрләрнең һәммәсенә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә!» — дип яза шәһәр мэры.

Шул ук вакытта, хәл киеренке булып кала, ә мул кар тагын ким дигәндә ике көн дәвам итәчәк. Муллин аңлатканча, беренче чиратта белгечләр төп урамнар буйлап магистральләрне һәм җәяүлеләр юлын, ә торак идарәче компанияләре ишегалды киңлекләрен чистарта.

«Кадерле Түбән Кама халкы! Сездән бу масштаблы эшкә хөрмәт белән каравыгызны сорыйбыз — юлларны кардан чистарту урыннарында машиналарны калдырмавыгызны, мөмкин булганча ишегалдыгызның чисталыгы өстендә эшләүчеләргә кушылуыгызны сорыйбыз», — дип мөрәҗәгать итте шәһәр халкына Түбән Кама мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев