Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Рамил Муллин Түбән Кама районы Советы аппаратының яңа җитәкчесен тәкъдим итте

Бүген дүшәмбе киңәшмәсе үтте.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин 26 февральдә «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама районы Советы аппаратының яңа җитәкчесе Алина Хәбибуллинаны тәкъдим итте.

Искәртик, моңа кадәр Хәбибуллина «Казан шәһәр иҗтимагый үзәге» муниципаль учреждениесендә эшләгән. Әлеге оешма республика башкаласының җирле үзидарә органнарын мәгълүмати тәэмин итү белән шөгыльләнә.

«Яшь булуыгызга карамастан, сез зур тормыш мәктәбен үттегез. Сезгә эшнең шактый катлаулы һәм мөһим юнәлешендә уңышлар телим», — дип теләде Рамил Муллин.

Алина Хәбибуллина 1993 елда Әлмәттә туган, КФУны «журналистика» белгечлеге буенча тәмамлаган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев