Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Пәрәпәчләр белән сыйладылар

Түбән Камада уникенче милли оешма - удмуртлар оешмасы ачылды. Шәһәр мэры Айдар Метшин һәм төбәкара Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре аларда кунакта булды. Беренче котлаулар - Кыш бабайдан. Шәһәрнең милли оешмалар вәкилләре белән бергә ул кунакларны - Айдар Метшинны һәм Татарстан башкаласыннан килгән кунакларны кабул итте. Тантанага килүчеләргә алар үзләренең милли...

Түбән Камада уникенче милли оешма - удмуртлар оешмасы ачылды. Шәһәр мэры Айдар Метшин һәм төбәкара Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре аларда кунакта булды.
Беренче котлаулар - Кыш бабайдан. Шәһәрнең милли оешмалар вәкилләре белән бергә ул кунакларны - Айдар Метшинны һәм Татарстан башкаласыннан килгән кунакларны кабул итте. Тантанага килүчеләргә алар үзләренең милли җырларын башкардылар, әдәби мираслары, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар, милли ризыклары - пәрәпәч белән сыйладылар.
- Пәрәпәч әче камырдан да, төче камырдан да ясала. Эчлеге дә төрле булырга мөмкин: кәбестә, ит, гөмбә. Пәрәпәч мичтә пешерелергә тиеш булса да, шәһәрдә газда әзерлибез, - ди оешма әгъзасы Галина Спиридонова.
Шәһәрдә 700ләп удмурт яши. Шуңа күрә оешма әгъзалары саны күп булыр, дип ышана җитәкчеләр.
Бәйрәмдә ел нәтиҗәләре турында да сөйләштеләр. Халыклар дуслыгы йортында быел 220дән артык чара уздырылган, грантлар отучылар да булган. Киләсе елга планнар күп.
- 2018 елда грант программаларына зур игътибар биреләчәк. Шуңа күрә бу мөмкинлектән файдаланырга тырышыгыз. Әле генә аякка басучыларга да ярдәм күрсәтик, - диде Түбән Кама башлыгы.
Бәйрәм ахырында Кыш бабай барлык кунакларга һәм катнашучыларга торт бүләк итте.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X