Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Профилактик тикшерү

«Түбән Кама механизация идарәсе» җәмгыятенә барып, ике көн дәвамында профилактик тикшерү уздырган медицина хезмәткәрләре анда бары тик 3 кенә тулысынча сәламәт хезмәткәр эшләвен ачыклаган. Бу тикшерүне медицина профилактикасы үзәге белгечләре үткәргән. Тикшерелгән барлык 72 кешедән - 47 се холестеринемиядән, 22се гипертониядән интегә икән. Шулай ук 34 кешенең тәмәке тартуы да...

«Түбән Кама механизация идарәсе» җәмгыятенә барып, ике көн дәвамында профилактик тикшерү уздырган медицина хезмәткәрләре анда бары тик 3 кенә тулысынча сәламәт хезмәткәр эшләвен ачыклаган.

Бу тикшерүне медицина профилактикасы үзәге белгечләре үткәргән. Тикшерелгән барлык 72 кешедән - 47 се холестеринемиядән, 22се гипертониядән интегә икән. Шулай ук 34 кешенең тәмәке тартуы да мәгълүм булган. Тикшерү барышында предприятие хезмәткәрләренең буйларын, авырлыкларын үлчәгәннәр, күрү сәләтләрен, сулышларын тикшергәннәр, шикәр күләмен билгеләү өчен кан анализы һәм электрокардиограмма алганнар һәм, әлбәттә, терапевт табиб үзенең киңәшләрен дә биргән.
«Барлык предприятие хез-мәткәрләре тирәнтен медицина тикшерүе узу өчен Менделеев урамындагы 46 йортның 113нче бүлмәсендә урнашкан
Сәламәтлек үзәгенә мөрәҗәгать итсеннәр. Анда күз басымын, авыз куышлыгы гигиенасын, организмдагы су-май балансын тикшерәләр, кирәк булганда, алга таба дәвалану өчен, участок терапевтына юллыйлар», - диде Сәламәтлек үзәгенең өлкән медицина шәфкать туташы Эльмира Горшкова.
Эш урыннарында медицина тикшерүе уздыру «Түбән Кама механизация идарәсе» җәмгыяте хезмәткәрләренә ошаган. Алар әлеге тикшерүләргә гинеколог тикшерүе дә өстәлсен иде, дигән теләк белдергәннәр.
«Сәламәтлек үзәгенең эше кеше организмында төрле тайпылышларны ачыклауга юнәлдерелә. Авыруны дәвалауга караганда, булдырмый калу мөһимрәк. Шулай ук дөрес туклану, табигатьтә еш булу, зарарлы гадәтләрдән арыну да мөһим. Болар берсе дә зур чыгымнар сорамый, ә файдасы бик зур. Тормыш та алай ук күңелсез һәм авыр булып тоелмый!» - ди медицина профилактикасы үзәге баш табибы Равил Гарипов.
Үзәк белгечләре якын көннәрдә медицина тикшерүе уздыру өчен агропромышленность колледжына барырга җыена. Анда уку йортының бөтен педагогик коллективы тикшереләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X