Прививка ясатам дисәң
Гриппка каршы прививка ясату кампаниясе дәвам итә. Халыкка уңайлы булсын өчен, бу юлы күчмә пунктлар зур сәүдә үзәкләре тирәсендә оештырыла.
21, 22 сентябрьдә – 9.00-14.00 сәгатьтә НКЦда, Үзәк базарда; 14.00-18.00 сәгатьтә «Сити Молл», «Якорь», (Көньяк ур.) сәүдә үзәкләрендә бушлай прививка ясатырга була. Моның өчен үзегез белән паспорт һәм медицина полисын алып килергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев