Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Очрашуларга нәтиҗә ясап

Февраль ахырында һәм март башында шәһәр җитәкчеләре халык белән очрашулар уздырды. 27 очрашуда 4350 кеше катнашкан. Түбән Кама территориаль җәмәгать үзидарәсе Советы җитәкчесе Тимур Гәрәев әйтүенчә, бер сорау да игътибарсыз калмаган. Хакимият вәкилләре белән ачыктан-ачык сөйләшүләр - уңай күренеш. Биредә сорау бирү, фикереңне белдерү, мәсьәләне хәл итү мөмкинлеге бар. Һәр...

Февраль ахырында һәм март башында шәһәр җитәкчеләре халык белән очрашулар уздырды. 27 очрашуда 4350 кеше катнашкан. Түбән Кама территориаль җәмәгать үзидарәсе Советы җитәкчесе Тимур Гәрәев әйтүенчә, бер сорау да игътибарсыз калмаган.
Хакимият вәкилләре белән ачыктан-ачык сөйләшүләр - уңай күренеш. Биредә сорау бирү, фикереңне белдерү, мәсьәләне хәл итү мөмкинлеге бар. Һәр очрашу нәтиҗәсендә беркетмә төзелә. Барлык сораулар исәпкә алына һәм аларны үтәү вакыты билгеләнә.
Узган еллардагыча, халыкны торак-коммуналь хуҗалыклары эшенә, сәламәтлек саклау өлкәсенә, юллар төзелешенә кагылышлы сораулар борчый. Әмма һәр микрорайонның хәл итәсе үзенә генә хас мәсьәләләре булуы ачыкланды. Мәсәлән, 8 нче микрорайон халкы торак-коммуналь хезмәтләренең начар үтәлешенә, йортларга капиталь ремонт ясалмавына зарлана. Төзүчеләр урамындагы йортларда яшәүчеләрнең күбесе урамнарның яктыртылмавыннан һәм юллар төзексезлегеннән туйган.
12 нче һәм 13 нче микрорайон халкы социаль яклау идарәсе эше, пенсия, субсидия һ.б. түләү белән бәйле булган сораулар биргән. Биредәгеләр автобус йөрешеннән дә канәгать түгел.
Иң күп сорау 15 нче мәктәптә бирелгән. Очрашулар вакытында, зарлардан тыш, рәхмәт сүзләре дә җиткерелгән. Нигездә, алар юлларны, төзекләндерүгә, йортларга капиталь ремонт ясауга кагыла.
Сорау бирүчеләрнең күбесенә мөрәҗәгатьләре буенча җавап хаты җибәрелгән. Дөрес, үтенечләрнең кайберләре үтәлми. Мәсәлән, кешеләр подъездга ремонт ясауны таләп итә, әмма биредә яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы зур. Кайчак бер үк кеше берничә сорау бирә, әмма аннары үз исемен, телефон номерын, адресын әйтми. Җавапны кая җибәрергә?
Хакимият вәкилләре белән очрашуда түбәнкамалылар шулай ук төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый киңлекләрне дә сайладылар. Халык фикеренчә, беренче чиратта - Автошәһәрчек, аннары «Кама» пляжы һәм экопарк яңартылырга тиеш. Исемлектә шулай ук И.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат сарае янындагы мәйдан, Химиклар проспекты, Мәктәп бульвары, 49 нчы микрорайондагы парк, «Три сестры» променады, Түбән Каманың 45 еллыгы паркы, Б.Урманче урамы бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев