Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Очраштылар, сөйләштеләр

Түбән Кама җитәкчеләре дүшәмбедән җомгага кадәр шәһәр халкы белән очрашулар уздырды. Сүз 2017 елга нәтиҗәләр ясап, ирешелгән уңышлар турында барды. Әмма халыкны уңышлар гына кызыксындырмый. Күптән җыелып килгән сорауларын да бирделәр. Коксны яндыручы юк Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин халык белән 15нче мәктәптә аралашты. Халыкны иң борчыганы -...

Түбән Кама җитәкчеләре дүшәмбедән җомгага кадәр шәһәр халкы белән очрашулар уздырды. Сүз 2017 елга нәтиҗәләр ясап, ирешелгән уңышлар турында барды. Әмма халыкны уңышлар гына кызыксындырмый. Күптән җыелып килгән сорауларын да бирделәр.
Коксны яндыручы юк
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин халык белән 15нче мәктәптә аралашты. Халыкны иң борчыганы - табиблар җитмәү, автобусларның маршрутлары уңайсыз булу, торак-коммуналь хезмәтләр өчен югары бәяләр.
12нче, 13нче, 14нче микрорайоннарда йортларга 2008 елда капиталь ремонт ясала башлаган. Соңгы ике ел эчендә 13 ишегалды төзекләндерелгән. 2018 елда балалар мәйданчыкларын яңача төзи башлаячаклар. Киләсе елда микрорайонның үз спорт комплексы булачак.
Кешеләрне юлларның торышы борчый. Яз җитүгә, хәлләр бигрәк тә мөшкелләнә.
- Ремонт эшләренә акча җитми. Шулай да ишегаллары, магистраль юллар төзекләндерелә. Максатыбыз - норматив ремонтка «чыгу», - ди шәһәр мэры.
Мәдәнияткә кагылышлы сораулар да яңгырады. Мәсәлән, кешеләр шәһәрдә тынлы оркестр булмавы турында әйттеләр. Ә ул бар икән. Тик Айдар Метшин әйтүенчә, әлегә аңа тиешенчә игътибар һәм ярдәм җитми. Мэр ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Соңгы вакытта халыкны борчыган сорауларның тагын берсе - тиздән предприятиеләрнең кокс яндыра башлап, экологиягә зыян китерүләре.
- Хәзерге вакытта беркем дә кокс яндырмый. Әмма киләчәктә коксны ТЭЦ өчен ягулык буларак куллануны тәэмин итәргә тиешбез, - дип, киләчәккә планнар белән уртаклашты Түбән Кама башлыгы.
Үзебез гаепле түгелме?
29 нчы мәктәптә халык белән Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин, депутат Марс Мостафин очрашты.
Шәһәрдә узган елда башкарылган эшләр һәм уңышлар турында видеоролик күрсәттеләр. Шулай ук түбәнкамалылар белән алдагы бишьеллыкта иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасы турында сөйләштеләр һәм беренче чиратта яңартылырга тиешле урыннар өчен тавыш бирергә тәкъдим иттеләр. Бу проектлар арасында - Мәктәп бульвары, автошәһәрчек һ.б. тарихи урыннарны төзекләндерү.
Аннары сорауларга күчтеләр. Бу микрорайоннардагы кешеләрне дә беренче чиратта транспорт мәсьәләсе һәм табиблар җитмәве борчый. Шәһәрнең башка районнарына баручыларга автобус йөреше турында мәгълүмат булмау сәбәпле, кайту авыр.
Автобусларның зиратка сирәк йөрүеннән дә зарландылар. Мәсәлән, җәен анда якшәмбе генә барып була. Рейслар - нибары икәү. Халык 8.00 сәгатьтә китәсе автобуска иртәнге 5тән чират ала.
Юллардан да зарланып алдылар. Б.Урманче урамындагы 31нче йортта яшәүче ханым: «Янәшәдәге йорт ишегалды юлын төзекләндерделәр, шунда безгә дә керсәләр нәрсә була иде инде?» - дип канәгатьсезлеген белдерде.
Йортларга капиталь ремонт уздыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Денис Баландин халыкны тынычландырып, быел программаның дәвам итәчәген әйтте. «Узган ел сезнең микрорайонда 7 подъезд эче төзекләндерелсә, быел 27се яңартылачак», - диде.
«Мин оныгым белән урамга чыксам, аңа уйнар урын тапмыйм. Беренчедән, балалар мәйданчыгы юк, икенчедән, бөтен җиргә машина куялар. Бездә йортлар бер-берсенә якын урнашкан, шуңа күрә һава йөрми дисәң дә була. Машина чыгарган газ исенә буылабыз бит инде», - дип зарланып алды бер әби.
«Бу - шәһәркүләм мәсьәлә. 90нчы елларда кешеләр машиналарын хәтта Сүбәләк гаражларына куеп кайтып китәләр иде. Хәзер беркемнән курыкмыйлар. Әлеге хәлгә үзебез гаепле түгелме? Җыелыш тәмамлангач, күбегез чыгып, машиналарына утырып кайтып, шул ук тротуарларга, газоннарга куячаксыз», - дип шелтәләп алды җитәкче. Әмма нинди чаралар күреләчәген әйтмәде.
Халык җыелыш тәмамлангач та китәргә ашыкмады. Күбесенең шәхси сораулары бар иде. Шуңа күрә Денис Баландин һәм Марс Мостафин һәрберсе белән сөйләшергә карар кылды. Сөйләшүләре, вәгъдәләре буш сүз булып кына калмасын, халык өмете аклансын иде.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев