Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Нәтиҗәсе саннарда күренә

Участок сайлау комиссияләре беркетмәләре нигезендә тапшырылган Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, 18 мартта узган Россия Президентын сайлауларда кайсы кандидатка күпме тавыш бирелгәнлеге мәгълүм булды. Шулар буенча, Татарстан сайлаучыларының 82,09 процент тавышлары белән Владимир Путин лидерлык итә. Икенче урында КПРФтан тәкъдим ителгән Павел Грудинин бара. Аңа Татарстан сайлаучыларының 9,06...

Участок сайлау комиссияләре беркетмәләре нигезендә тапшырылган Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, 18 мартта узган Россия Президентын сайлауларда кайсы кандидатка күпме тавыш бирелгәнлеге мәгълүм булды.
Шулар буенча, Татарстан сайлаучыларының 82,09 процент тавышлары белән Владимир Путин лидерлык итә. Икенче урында КПРФтан тәкъдим ителгән Павел Грудинин бара. Аңа Татарстан сайлаучыларының 9,06 проценты тавыш биргән. Калган кандидатлар тавыш бирү процентлары буенча түбәндәге тәртиптә: Владимир Жириновский (3,01 процент), Максим Сурайкин (1,68), Ксения Собчак (1,33), Григорий Явлинский (0,87), Борис Титов (0,59) һәм Сергей Бабурин (0,58). Күргәнегезчә, соңгы өчесенең татарстанлылардан җыйган тавышлары 1 процентка да тулмаган.
Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Түбән Кама районында Владимир Путинга - 81,15 процент, Түбән Кама шәһәрендә 71,91 процент сайлаучы тавыш биргән. Павел Грудинин монда да икенче урында: район буенча ул 11,21 процент, шәһәр буенча 17,04 процент тавыш җыйган. Өченче урында - Владимир Жириновский. Шәһәрдә яшәүчеләрнең - 5,39, районда яшәүчеләрнең 3,77 проценты аңа ышаныч белдергән. Башка кандидатларга сайлаучылар түбәндәгечә тавыш биргән: Ксения Собчакка шәһәрдә - 2,08, районда - 1,20 процент; Максим Сурайкинга шәһәрдә - 1,14, районда - 0,82 процент; Сергей Бабуринга шәһәрдә - 0,73, районда - 0,83 процент; Борис Титовка шәһәрдә - 0,80, районда - 0,50 процент; Григорий Явлинскийга шәһәрдә 0,91, районда - 0,53 процент.
Ә менә райондашларыбызның һәм шәһәрдәшләребезнең сайлауда катнашу активлыгына килгәндә, 18 мартта Түбән Кама районы буенча барлык сайлаучыларның - 79,94 проценты, шәһәр буенча 71,83 проценты Россия Президентын сайлауда тавыш биргән.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X