Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Нәүрүзне күрдем...

Соңгы еллардагы бертөрлелектән туйганга, бу бәйрәмгә карата фикерем үзгәргән булса да, Халык иҗаты йорты каршында Нәүрүз бәйрәме була дигәнне ишеткәч, ә бәлки бу юлы берәр үзгәлек, яңалык бардыр дигән өмет мине шул якка әйдәде. «Чир китә, гадәт китми» дигәндәй, соңгарак калып йөри торган гадәтемне бу юлы да үзгәртә алмадым шул....

Соңгы еллардагы бертөрлелектән туйганга, бу бәйрәмгә карата фикерем үзгәргән булса да, Халык иҗаты йорты каршында Нәүрүз бәйрәме була дигәнне ишеткәч, ә бәлки бу юлы берәр үзгәлек, яңалык бардыр дигән өмет мине шул якка әйдәде. «Чир китә, гадәт китми» дигәндәй, соңгарак калып йөри торган гадәтемне бу юлы да үзгәртә алмадым шул. Халык та акрынрак кыймылдый, ахры, мин килгәндә кеше аз иде, администрация вәкиле җыелган халыкны котларга өлгергәнме-юкмы, анысын да белми калдым.
Түбән Кама талантларга бай: «Второе дыхание» егетләре-кызлары ут чыгарып бии, аларны җырчылар алыштыра. Татар телен белүче таба алмаганнар, күрәсең, алып баручы егет тә, кыз да урысча гына сөйләделәр. «Талир тәңкә», «Кайтаваз» ансамблендәге җырлаучы-биюче апа-абыйларның җитезлегенә, дәртенә көнләшеп карап тордым. Менә бит, булдыралар - теттереп, җырлап-биеп халыкны да күңел ачтыралар, үз кәефләрен дә күтәрәләр, яшебез бара дип, бер дә өйдә йомылып ятмыйлар. «Илһам» җыр театры җырчыларына да рәхмәтнең зурысы - шәһәрдә уздырыла торган күңел ачу чараларының берсен дә калдырмыйлар, үзләренең чыгышлары белән безне сөендерәләр. Ни дип әйтсәк тә, күңел татар җырына, татар моңына тартыла. Күбебезнең тамырлары татар авылларына барып тоташканга шулайдыр ул.
Артистларны карап тора торгач, эчкә «таракан» йөгерде. Җитмәсә, юеш кар төшкәли башлады. «Их, минем кебек тиз туңучылар өчен Халык иҗаты йортының фойесын ачсалар да булыр иде», дип үземчә мыгырданып, аякларны җылытыр өчен сәүдә рәте буйлап киттем. Кайнап торган күмер самоварын, тәмле шашлык, кызыктыргыч уенчыклар сатучыларны урап, тугандаш халыклар палаткалары янына килдем. Быел алары да сынаткан - таҗиклар белән әзербайҗаннар гына бәйрәмгә чыккан... Кемгә нәрсә дигәндәй, үзем туңып йөргәч, «Халык иҗаты йорты фойесына кертсәләр ни булыр иде инде», дип, салкынлыктан зарлана-зарлана, кайтыр якка юнәлүчеләр дә очрады. Җылы бәдрәфкә ияләшкән шәһәр халкы кысталып йөрсә йөри, салкында биотуалетка керүдән курка шул...
Әллә исерткеч эчемлекләр сатылмаганга, әллә яшьләргә мондый бәйрәмнәр кызык түгел - Халык иҗаты йорты каршында җыелган халыкның күбесе пенсия яшендәгеләр. Ә менә мәйданчыкта гына түгел, ә якын-тирәдәге кибетләрдә дә бу көнне исерткеч эчемлекләр сатылмавы миңа бик тә ошады.
Сүземне тәмамлап, шуны әйтәсе килә: ел саен игезәк балалар кебек бер-берсенә охшаган Нәүрүз бәйрәме программаларының (һаман шул концерт номерлары, яз белән кышның тартышуын сурәтләгән тамаша) кызыгы бетә башлады.
Бәйрәмне үткәрүне бераз үзгәртергә кирәк дип әйтимме соң? Ничекме? Анысы инде минем эшем түгел. Мин килеп караучы, ошаса - мактап кул чабучы, ошамаса - борылып кайтып китүче генә…
Илһамия ГАФФАРОВА.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев