Шушы көннәрдә Татарстан мәктәпләренә татар теле укыту буенча яңа методик тәкъдимнәр җибәрелде. Әмма республика прокуратурасы аларның законга һәм укытуның федераль стандартларына туры килмәве турында әйткән. Стандартлар нинди булырга тиеш? Татар теле мәктәп программасында мәҗбүри укытыла торган фән булып калачакмы? 8 ноябрьдә ТР Дәүләт Советында узган утырышта сүз шушы хакта барды....
Шушы көннәрдә Татарстан мәктәпләренә татар теле укыту буенча яңа методик тәкъдимнәр җибәрелде. Әмма республика прокуратурасы аларның законга һәм укытуның федераль стандартларына туры килмәве турында әйткән. Стандартлар нинди булырга тиеш? Татар теле мәктәп программасында мәҗбүри укытыла торган фән булып калачакмы? 8 ноябрьдә ТР Дәүләт Советында узган утырышта сүз шушы хакта барды.
«Республика мәктәпләрендә икенче чирек башланды, күзәтчелек органнары таләпләре буенча мәктәпләр уку планнарын үзгәртте», - дип билгеләп үтте ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Татар телен өйрәтүнеӊ яӊа системасы кабул ителде. Башлангыч һәм урта сыйныф укучылары үз теләкләре буенча (дөресрәге, ата-ана теләге буенча) «Ана теле һәм әдәбияты» фәнен өйрәнәчәк: бу рус, татар, чуваш, удмурт һ.б. теләсә кайсы тел булырга мөмкин. Ул атнасына ике-өч дәрес укытылачак. Рус телен Ана теле буларак укыту буенча дәреслекләр, программалар - берни юк. ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтүенчә, әлеге дәресләр риториканы, дөнья әдәбиятын, мәдәниятен, рус теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнүне үз эченә алачак. Шул ук вакытта, дәүләт теле буларак, татар теле дә атнага ике дәрес укытылачак. 10-11нче сыйныфларда аны ирекле өйрәнү мөмкинлеге биреләчәк.
Тик мәктәп программасыннан татар телен бөтенләй алып ташлау, аны бары факультатив итеп калдыру өчен көрәш алып барган ата-аналар канәгать калырмы? Әллә балаларын «яклап», дәвам итәчәкме? Прокуратурага гаризалар язудан, петицияләргә имзалар җыюдан туктарлармы? Татар ата-аналары да тик ятмый: Интернетта үз төркемнәрен булдырып, үзләре әзерләгән петициягә имзалар җыя. Бу нисбәттән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итеп: «Милли хисләргә кагылырга кирәкми. Әлеге мәсьәлә үз чишелешен табачак. Ә теләсә нинди сүзләр авыр нәтиҗә бирергә мөмкин», - диде.
Татар теле укытуныӊ яӊа системасын тормышка ашыра башлау тагын бер зур мәсьәлә тудырды. Татарстанда 219 рус теле укытучысы җитми, ә 220 татар теле укытучысына кыскартылу яный. Шулай да ТР Президенты: «Бездә бер генә укытучы да эштән чыгарылмаячак, дип белдерәбез. Аның өчен һәр мәктәп буенча юл картасы бар», - дип вәгъдә бирде. Дәрес саны кимегән очракта да, мөгаллимнәр ике ай дәвамында уку башында билгеләнгән хезмәт хакын алачак икән.
Хәзерге вакытта Мәгариф һәм фән министрлыгы яӊа дәреслекләр һәм программалар эшләп чыгару белән мәшгуль. Беренче планда - телне мөмкин кадәр аӊлаешлырак һәм гади итеп өйрәтү алымнары. «Телне укыту системасын үзгәртү процессы тиз башкарыла торган эш түгеллеген аңлыйбыз. Без республика мәктәпләрендә татар телен өйрәтүнең яңа алымнарын этаплап һәм план буенча кертергә тырышабыз», - диде Энгель Фәттахов.
Хөкүмәт мәсьәләне хәл иткән арада җәмәгатьчелек актив эш алып барды. Түбән Камада Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге, Аксакаллар шурасы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы исеменнән татар теле дәресләрен икенче дәүләт теле буларак укытуны яклап язылган хат Россия һәм Татарстанның төрле инстанцияләренә юлланган. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рус милләтеннән булган ата-аналарга мөрәҗәгатендә татар һәм рус телләрен укытуны яхшырту мәсьәләсен бергәләп чишәргә тәкъдим иткән. Татар язучылары, артистлар, билгеле кешеләр - барысы да туган телне яклауга өлешен кертергә тырышкан. Мәсәлән, «Туган тел»не җырлаган яки татарча патриотик шигырь сөйләгән видеолар Интернетка урнаштырылган.
Әмма татар телен укыту мәсьәләсенә нокта куярга иртә әле. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы татар телен укыту стандартларына үзгәрешләр кертәчәк. Татарстан тәкъдим иткән яӊа укыту системасы кабул ителерме? Анысы шушы көннәрдә билгеле булачак.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Автор фотосы
Нет комментариев