Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Нижнекамскнефтехим» волонтерлары балалар өчен инклюзив мастер-класс оештырды

Мастер-классны сәламәт яшәү рәвеше белгече Диана Дыранова үткәрде.

«Әни белән бергә» — «Нижнекамскнефтехим» волонтеры Роза Закирова проекты шулай дип атала. Ул Сибурның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасының грант ярдәмен ала.

«Әни белән бергә» проекты кысаларында «Зевс» көрәш спорт клубында инклюзив чара узды. Йога һәм сулыш күнегүләре буенча мастер—класста ата-аналары белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән беррәттән сәламәт балалар да катнашты.

Мастер-классны сәламәт яшәү рәвеше белгече Диана Дыранова үткәрде. Дәрестә катнашучылар төрле тормыш ситуацияләре өчен кирәкле сулыш күнегүләренең нигезләрен үзләштерделәр.

Мәсәлән, тренер стресслы хәлдә тынычланыр өчен дөрес сулыш алырга өйрәтте һәм игътибарлырак һәм активрак булыр өчен сулыш практикасын күрсәтте. 

«Әни белән бергә» проекты әниләргә һәм аларның үзенчәлекле балаларына вакытны кызыклы һәм файдалы үткәрергә, яңа белемнәр һәм үз мөмкинлекләренә ышаныч булдырырга ярдәм итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев