Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мәйданнарны гөрләтеп, авыл халкы күңел ача

Узган атна ахырында районыбыз авылларында халкыбызның ел буе сагынып көтеп ала торган иң яраткан милли бәйрәме - Сабантуйлар башланды. Бу сезонның беренче Сабантуе җомга кичендә Болгар авылында үтте. Болгарлыларны бәйрәмнәре белән муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

Узган атна ахырында районыбыз авылларында халкыбызның ел буе сагынып көтеп ала торган иң яраткан милли бәйрәме - Сабантуйлар башланды.
Бу сезонның беренче Сабантуе җомга кичендә Болгар авылында үтте. Болгарлыларны бәйрәмнәре белән муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин котладылар. Долотказина бик тә үзенчәлекне бүләк алып килгән иде. Авыл фельд-шер-акушерлык пунктында эшләүче кызларның транспорт проблемасы бар икән. Шуңа күрә, Эльвира Рәфкать кызы аларга, өйдән-өйгә йөрү өчен, иң уңайлы һәм файдалы транспорт чарасы - велосипед бүләк итте. Котлаулар һәм бүләкләүләрдән соң, мәйданда Чаллы шәһәреннән чакырып китерелгән артистлар концерты, шул ук вакытта, Сабантуйга хас булган уеннар, ярышлар башланды. Аларны карап бетермичә шәһәргә кайтып киткән идек, шуңа күрә, мәйдандагы төп ярыш булган татарча көрәштә яшьләр арасында - Вадим Демидов, ә зурларныкында Константин Морозов (икесе дә - Трудовой поселогы егетләре) җиңгәнен икенче көнне танышлардан ишеттек.
Шимбә көнне - берьюлы ун, ә якшәмбедә өч авыл Сабантуе узды. «Туган як» редакциясе вәкилләре аларның өчесендә -
Кызыл Чапчак, Үчкә һәм Түбән Уратма авылларында булды, репортажлар газетабызның киләсе, ягъни җомга санында чыгачак.
Бу атнаның җомгасында, ягъни 3 июньдә Сабантуйлар эстафетасын Тоба (15.00) һәм Ширәмәт (16.00) кабул итә.
Ә инде районыбыздагы бәйрәмнәрнең иң зурысы - Түбән Кама Сабантуе 4 июньдә, гадәттәгечә, «Ильинка» комплексында була, иртәнге сәгать 10да башлана. Аны ачу тантанасы Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына багышлана. Казаннан кайсы җырчылар килә, дип кызыксынсагыз, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Гөлсирин Абдуллина һәм Филүс Каһиров чакырулы икән. Ә Сабантуйның төп ярышы булган милли көрәшне үткәрү тәртибе турында «Туган як»ның икенче битендә укый аласыз.
Виктор ШАДРИН.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев