Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мәктәпкә – хәвеф-хәтәрсез

Түбән Камада юл хәрәкәтенә зур игътибар бирелә, бу бигрәк тә балаларның имгәнү очракларын киметү өчен кирәк. Әлеге мәсьәлә "Хәвеф-хәтәрсез мәктәп юлы" дигән муниципаль программа кысаларында шәһәр һәм район депутатлары күзәтчелеге астында хәл ителә. Хәзерге вакытта юл билгеләре урнаштыру, җәяүлеләр юл аша чыга торган урыннарны модернизацияләү, светофорлар булдыру буенча комплекслы эшләр...

Түбән Камада юл хәрәкәтенә зур игътибар бирелә, бу бигрәк тә балаларның имгәнү очракларын киметү өчен кирәк. Әлеге мәсьәлә "Хәвеф-хәтәрсез мәктәп юлы" дигән муниципаль программа кысаларында шәһәр һәм район депутатлары күзәтчелеге астында хәл ителә.

Хәзерге вакытта юл билгеләре урнаштыру, җәяүлеләр юл аша чыга торган урыннарны модернизацияләү, светофорлар булдыру буенча комплекслы эшләр башкарыла.
Әйтик, максатчан программа кысаларында, соңгы вакытта җәяүлеләр юл аша чыга торган 11 урын Дәүләт стандартларына яраклаштырылды.
Аларның җидесе мәктәп янында ук урнашкан. Яңа «зебра»лар яктырткыч диодлы юл билгеләре, ясалма юл тигезсезлекләре, коймалар һәм Т7 заманча светофорлар белән җиһазландырылды.
Болардан тыш, яңа уку елы башланыр алдыннан 2нче, 8нче һәм 19нчы мәктәпләр янында урнашкан җәяүлеләр чыгу урыннарында модернизация эшләре үткәрелде. Шулай ук, Студентлар-Җиңүнең 30 еллыгы һәм Яшьлек-Тукай урамнары кисешкән урыннарда светофорлар куюны төгәлләп киләләр.
Түбән Кама юлларына ак-сары төстәге «зебра»лар ясалды, юл аша чыгу урыннарына яктылык көчәйткечле 358 юл билгесе куелды. «Балалар» дигән 49 юл билгесе дә шундый ук яктырткычлар белән эшләнде. Асфальт-бетоннан 3 юл тигезсезлеге ясалды.
«ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә гомуми белем бирү учреждениеләре янында урнашкан территорияләрне тикшерү үткәрелә, - дип сөйләде Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Филиппов. - Шулар барышында билгеләнгән кимчелекләрне тиз арада бетерү буенча эшләр башкарыла. Уку йортлары тарафыннан мәгариф учрежденияләре өчен юл йөрү куркынычсызлыгы паспортлары эшләнде, магистраль урамнарны шул паспортка тәңгәл китерү буенча планлы эш алып барыла».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев